Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Акыллы башкорт" шахмат ярышларында сәяси эзәрлекләүләргә ризасызлык белдерделәр


"Акыллы башкорт" шахмат ярышлары
"Акыллы башкорт" шахмат ярышлары

“Башкорт” оешмасы 15 февраль “Акыллы башкорт” дип аталган шахмат ярышлары уздырды.

Ярышта 6, 8 һәм 10 яшьлек малайлар да катнашты. Алар өлкәннәргә каршы уйнап, кайберләре җиңүгә дә иреште. Ярышта улы белән катнашкан “Башкорт” оешмасының элекке рәисе Фаил Алчынов чарада чыгыш ясап бүгенге көндә милләт белемле һәм сәламәт булырга тиеш дип белдерде.

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

"Максатыбыз – яшьләрне спортка, шахмат уеннарына җәлеп итү. Гомумән, безнең “Башкорт” оешмасы сәламәт тормыш алып бару юнәлешендә бик күп эшләр башкара. Бу шахмат ярышларыннан башка футбол, волейбол ярышлары да уздырабыз. Ә инде җәй көне Башкорт яшьләре көннәрендә шушы ярышларны берләштереп, шахмат, футбол, волейбол, көрәш, кул көрәше ярышлары уздырабыз”, диде Алчынов.

Алчынов башкорт активисты Рәмилә Сәетованың кулга алынуын да әйтеп, моны Сәетованың сәяси эшчәнлеге белән бәйләп каравын белдерде.

“Башкорт милли хәрәкәте активисты Рәмилә Сәетованы түләмәгән штрафлары өчен дигән сәбәп белән 14 февраль биш тәүлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул нибары 1500 сум күләмендә штраф түләмәгән булган. Бәлки моңа Куштау тирәсендә барган каршылыклар да бәйледер, чөнки Рәмилә Сәетова бу хактагы видеоязмаларда күп чыгыш ясады. Соңгы чорда тәртип саклау оешмалары безнең җәмәгать эшлеклеләренә карата мондый ысулны еш куллана башлады. Мәсәлән, оешманың Көньяк бүлекчәсе рәисе Юлай Аралбаев, “Башкорт” оешмасы рәисе урынбасары Руслан Габбасовның да түләнмәгән штрафын табып утыртып чыгарганнар иде. Басымнар төрле яклап бара. Артабан да басымнар булыр дип уйлыйм. Шуларның берсе – 21 февраль булачак мәхкәмә утырышы. Ул прокуратураның безнең оешманы экстремизмда гаепләве нигезендә башланган иде. Шундый вакытта безгә бер-беребезгә ярдәм итеп, берләшеп эшләргә кирәк”, диде Алчынов.

Җиңүчеләр сулдан уңга: Илнур Абдуллин, Азамат Кәримов, Илсур Исхаков
Җиңүчеләр сулдан уңга: Илнур Абдуллин, Азамат Кәримов, Илсур Исхаков

Чара ахырында җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны – Азамат Кәримов, икенче урынны Илнур Абдуллин, өченчене Илсур Исхаков алды. Алар өчесе дә чыгышлары белән Гафури районыннан. Чараны оештыручы Салават Иделбаев иң акыллы башкортлар Гафури районныннан икән дип шаяртты. Җиңүчегә башкорт халкының милли баш киеме тапшырылды.

Оешма мондый ярышларны 2015 елда Зәки Вәлидинең тууына 115 ел тулу уңаеннан уздыра башлаган иде. Ел саен оештырыла торган бу ярышта кече яшьтән алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр яхшы шахматчылар катнаша.

XS
SM
MD
LG