Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андрей Баршай шартлы рәвештә өч елга хөкем ителде


Андрей Баршай
Андрей Баршай

Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсе 18 февральдә “Мәскәү эше” буенча соңгы хөкем чыгарды. 21 яшьлек студент Андрей Баршай өч елга шартлы рәвештә хөкем ителде.

Андрей Баршай эше Русия җинаять кодексының 318.1 маддәсе буенча каралды, ул 27 июльдәге урам протестлары вакытында Росгвардия хезмәткәре Александр Козловка һөҗүм итүдә гаепләнә иде.

17 февральдә мәхкәмәнең беренче утырышы узды, ике яктан да шаһит күрсәтмәләре тыңланды. 18 февральдә дүрт сәгатькә сузылган утырыш барышында яңа шаһитләр тыңланды. Баршайга фикердәшлек белдерер өчен утырыш залына килүчеләрнең саны йөзгә җитә, дип хәбәр итте Медиазона. Ике көн рәттән мәхкәмә бинасы каршында ялгыз пикетлар оештырылды.

Прокуратура Баршайны өч ел ярым колониягә хөкем итүне сорады. Козлов үзе бу мөддәтне шартлы рәвештә үтәүне яклап чыкты. Баршайның сәламәтлеге начар булуын (утырыш барышында ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырырга туры килде), шәхси казанышларын, каза күрүчедән гафу үтенүен искә алып, мәхкәмә шартлы хөкем карары чыгаруны урынлы тапты.

“Мәскәү эше” дип 2019 елның 27 июлендә килештерелмәгән протест акциясеннән соң Тикшерү комитеты оештырган “массакүләм тәртипсезлекләр” турындагы җинаять эшен атыйлар. Аның нигезендә 15 кешедән артык кеше хөкем ителде, аларның күбесе полиция хезмәткәренә карата көч куллануда гаепләнде. 2020 елның февраль уртасына кадәр тугыз гаепләнүче реаль сроклар (бер елдан алып биш елга кадәр) алды.

XS
SM
MD
LG