Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Башкортстан” нәшрияты ябыла


Уфа шәһәре
Уфа шәһәре

Уфадагы “Башкортстан” нәшрияты бәйсезлеген югалта. Ул республиканың матбугатын берләштергән “Башкортстан Республикасы нәшрият йорты”на кушыла.

2019 елның августына кадәр бөлгенлеккә чыгу процедурасында булган “Башкортстан” нәшрияты бетереләчәк. Ләкин башта аны “Башкортстан Республикасы нәшрият йорты” на кушалар дип яза КоммерсантЪ.

Kartoteka.ru сайтында дөнья күргән мәгълүматка караганда, республика җитәкчелеге “Башкортстан” нәшриятын юкка чыгару турында карарны 12 февральдә кабул иткән.

Нәшриятның милеге һәм бурычлары яңа хуҗага күчә диелә. Аерым алганда, 2020 елның августына кадәр ул нәшриятның 370,96 млн сум күләмендәге бурычларын кайтарып бетерергә тиеш була.

Башкортстан республикасы дәүләт нәшриятының бурычлары күп еллар җыелып килгән. Басмаханәсенә җиһазлар сатып алу өчен алынган бурычы 2009 елдан бирле түләнмәгән була. 2018 елның җәендә нәшриятның 100 дән артык хезмәткәре ширкәт бөлгенлеккә чыгу сәбәпле аларның эштән чыгарылуы турында хатлар алган. Шул ук елның октябрендә ул вакытта Башкортстанның җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров нәшриятны бөлгенлектән коткарырга кушкан иде.

XS
SM
MD
LG