Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хохорин: "Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләүдә алга китеш юк"


Сөләйман Зарипов

Югалган имам Сөләйман Зариповны эзләү барышы турында Дәүләт шурасы утырышында Татарстан эчке эшләр министрыннан депутат Ркаил Зәйдулла сорады.

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин дүрт ел элек эзсез югалган Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү эшендә алга китеш юк дип белдерде. Министр моны Татарстан дәүләт шурасы утырышы барышында депутат һәм язучы Ркаил Зәйдулла соравына җавап итеп әйтте.

Ркаил Зәйдулла: "Берничә ел элек Буа районында Казан имамнарының берсе Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Сүриядән шәех югалдылар, бу эштә алга китеш һәм ачыклык бармы?" дип сорады.

Хохорин: "Юк, бу эштә алга китеш һәм ачыклык юк" дип җаваплады.

Сөләйман хәзрәт Зарипов 2016 елның 7 февралендә үзенең юлдашы, Берләшкән гарәп әмирлекләрендәге "Изгелек йорты" ("Dar al Ber Society") хәйрия оешмасы вәкиле Габде Нәҗим Әлдин белән Мордовия башкаласы Саранскидан Татарстанга кайтып барганда юкка чыккан иде.

Эзләү бернинди нәтиҗәләр дә бирмәде. 2018 елның февралендә, әтисе югалып ике ел узгач хәзрәтнең кызы Зөһрә Ганиева тикшерүнең тукталганын, бу эш белән кызыксыну бөтенләй булмаганын әйткән иде.

Хокук яклаучы, низаглар анализы һәм кисәтү үзәге җитәкчесе Екатерина Сокирянская "Idel.Реалии" белән әңгәмәсендә хәзрәтне эзләүне дәвам иттерү кирәклеген, мондый эшләр тикшерелсен өчен сәяси ихтыяр зарурлыгын искәртте.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG