Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мондый эшне тикшерү өчен сәяси ихтыяр кирәк"


Сөләйман Зарипов
Сөләйман Зарипов

Казанның "Нурулла" мәчете имамы Сөләйман Зарипов югалуга 7 февральдә дүрт ел булды. Бу уңайдан "Idel.Реалии" хокук яклаучы, Низаглар анализы һәм кисәтү үзәге җитәкчесе Екатерина Сокирянская белән сөйләште.

Казанның "Нурулла" мәчете имамы Сөләйман Зарипов югалганга 4 ел тулды. 2016 елның 7 февралендә ул үзенең юлдашы, Берләшкән гарәп әмирлекләрендәге "Изгелек йорты" ("Dar al Ber Society") хәйрия оешмасы вәкиле Габде Нәҗим Әлдин белән Мордовия башкаласы Саранскидан Татарстанга кайтып барганда юкка чыкты. Русиядә мондый сәер югалулар еш буламы? Дин әһелләренең шулай югалып табылмау очраклары булганмы?

— Соңгы елларда мондый югалулар сирәгәйде. Көч белән алып кителгән кешеләрнең югалуы да сирәгрәк була. Әмма беренче чечен сугышы башлангач һәм бигрәк тә икенче чечен сугышы чорында кешеләрнең мондый югалу очраклары озак еллар буе чыннан да бик күп булды. Хокук яклаучылар исәпләвенчә, Чечняда ике сугыш чорында дәүләт вәкилләре алып киткән дип исәпләнгән биш меңләп кеше юкка чыккан, күпчелеге икенче чечен сугышы чорында. 2002 ел башларында чечен низагы Чечня чикләреннән чыга башлады һәм Ингушетиядә дә "чистартулар", кешеләрне урлаулар башланды. Урлауларның беренче иң нык артуы 2004 елда булды. Әле дә хәтерләвемчә, март аенда. Кешеләрне Дагыстанда да урлый башладылар. Анда мондый ысуллар 2007 елда аеруча күп кулланылды.

— Һәркайда бер үк сценарий кулланылдымы?

Екатерина Сокирянская
Екатерина Сокирянская

— Сценарий якынча бер үк иде. Кешене көч структураларының битлек кигән хезмәткәрләре номерсыз машинага (Чечняда БТРга) утыртып алып китә һәм шуннан соң ул кешене туганнары бүтән күрми. Кайвакыт кеше өеннән үзе чыгып китә һәм шәһәрнең кеше булмаган, бернинди шаһит тә күрмәгән урынында юкка чыга. Шуннан соң инде ул беркайчан да табылмый. Әмма андый очраклар күпкә азрак иде. Барыбер ниндидер камералар табыла, алардан урлап алып китү вакыты эләккән видеолар алына.

Мондый ысуллар башта Төньяк Кавказда киң таралды. Алар гадәттә Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Кабарда-Балкарда һәм Төньяк Осетиянең Пригородный районында булды. Соңгысында ингуш милләтендәгеләр урланды. Кайберләре Владикавказда, кайберләре Пригородный районында урланды һәм алар беркайчан да табылмады. Нәкъ менә анда мондый хәлләр кеше күрмәгән урыннарда булды. Кеше юкка чыга һәм аның урланган булуына бернинди дәлилләр табылмый, җинаятьчеләр дә ачыкланмый.

— Андый очраклар Төньяк Кавказда гына булдымы?

— Акрынлап мондый очраклар Русиянең зур шәһәрләрендә дә теркәлә башлады. Күбрәк ул очраклар Төньяк Кавказдан килгән кешеләр белән булды. Андый хәлләр Мәскәүдә дә булды. Мәсәлән бер кешене вокзалда полиция тоткарлаганнан соң ул юкка чыкты. Петербурда дүрт ингушның урлануы зур шау-шу кубарды. Ул эшне тикшерүдә мин үзем дә катнаштым. Шаһитләрне таптык. Урлау булган дип шикләнелгән урынга каршы йорттагы фатирларны йөреп чыктык. Һәм кешеләр ул хәлләрнең кинодагы кебек булуын сөйләде. Машинаны куәт структураларының битлекле хезмәткәрләре туктаткан да, яшь ингушларны башка машинага күчереп утырткан һәм шуннан алар юкка чыккан. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бу эшне карады һәм шикаять итүчеләр файдасына карар чыгарды. Мондый урлаулар Башкортстанда да, Русиянең башка төбәкләрендә дә булды.

— Алар арасында дин әһелләре дә булдымы?

— Төрле кешеләр булды. Мәсәлән Ингушетия прокуроры ярдәмчесе Башир Оздоев. Ул ФСБның Ингушетия бүлегендә кеше хокукларын бозулар, азаплаулар һәм башка канун бозулар турында хисап язган булган. Аны урлап алып киткәннәр һәм шуннан соң ул югалган. Гайре рәсми дини җитәкчеләр саналган яшьләр дә булды. Алар мәчет имамнары түгел. Имамнарның урлану очракларын хәтерләмим. Имамнарны, хәтта мөфти урынбасарын үтерү очрагы да булды. Ә менә Якын Көнчыгышта укып кайтканнан соң яшьләр арасында популяр булып киткән яшь кешеләрнең югалу очраклары булды. Мәхкәмәсез үтерү очраклары булды. Рәсми рәвештә махсус операция уздырылуы хәбәр ителә, ә чынлыкта беркем дә ут ачып каршылык күрсәтмәгән була. Үтерелгән кешеләр эзләүдә дә булмаган, полициянең ниндидер исемлегендә дә теркәлгән булмаган. Аларның бернинди каршылык күрсәтмәвен күргән шаһитләр бар. Аларга ут ачканнар һәм соңыннан атыш вакытында һәлак булды дип белдергәннәр.

— Татарстанда югалган имамның туганнары хокук саклау оешмаларының инде Сөләйман хәзрәтне эзләмәвен әйтә. Полициянең бу гамәлен ничек бәялисез? Димәк туганнары моның белән килешергә тиеш булып чыгамы?

— Туганнарның актив булуы мөһим. Әгәр мондый эшләрне тикшерә калсалар да, ул башлангыч чорда була. Нигездә туганнары видеокамералар төшергән сурәтләрне соратып алган, үз адвокатлары аркылы шаһитларны җыйган, биллингларны (телефон сөйләшүләре) соратып алган, ягъни үзләре тикшерүче ролен үтәгәннәрнең эше тикшерелә.

Сөләйман хәзрәт югалганга бер ел: сораулар күп, җавап юк
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:39 0:00

Әмма җинаятькә катнашы булганнарны табып булмау сәбәпле, күпмедер вакыттан соң тикшерү туктатылып кала. Ул вакытта инде туганнарына тикшерү органнарының эшне алып бармауларына зарланып мәхкәмәгә шикаять итәргә кирәк. Эшне кабат торгызалар, әмма күпмедер вакыттан соң ул кабат тукталып кала. Шуннан соң Төньяк Кавказда күпләр органнарның гамәл кылмавын шикаять итә-итә аны Европа мәхкәмәсенә кадәр җиткерәләр.

Бөтен җирдә камералар, шаһитлар булган безнең заманда эзсез юкка чыгарга мөмкин түгел

Минемчә, бу хәл белән ризалашырга кирәкми. Эзләүне дәвам иттерү кирәк, чөнки кайчандыр бу тикшерү эше дәвам итәргә мөмкин. Мондый эшләр тикшерелсен өчен сәяси ихтыяр кирәк. Бу очракта сүз ике кеше турында бара, аның берсе әле имам булган. Бөтен җирдә камералар, шаһитлар булган безнең заманда эзсез юкка чыгарга мөмкин түгел. Бу җинаятьне тикшерүгә теләк кенә кирәк.

— Хәзер Татарстан һәм Башкортстанда Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкилләре озак вакытка хөкем ителә. Сез кешеләрне урлауга бәйле дәлилләнгән очраклар турында сөйләп киттегез. Хәзер тактика үзгәрүе, ягъни урлау урынына төрмәләргә утырту кулланыла дип әйтеп буламы?

— Әйе, була.

— Бу алымнар өчен хокук яклаучылар хакимиятне нык кына тәнкыйтькә тота. Файдасы бар дип саныйсызмы?

— Монда проблем – бик озак елларга хөкем ителүдә түгел. Әгәр кешеләр коточкыч җинаятьләр кыла икән, алар озакка, хәтта гомерлекккә утыртылырга тиеш. Монда проблем — дәлилләрнең хәрәмләшүләргә нигезләнеп, кешеләрне ялган җинаять эше нигезендә утыртулары турында бара, моны хокук яклаучылар бер генә әйтмәде.

Аларның ("Хизб ут-Тәхрир"- ред.) террор гамәлләре яки дәүләт түнтәрелеше планлаштыруы турында бернинди дәлилләр дә юк. Кайвакыт эш тулысынча ялганга корылган булырга мөмкин. Ә кешенең әзме-күпме нәрсәдәдер катнашлыгы булса, аңа тагын күп кенә гаепләү маддәләре өстәлергә мөмкин. Яки инде кирәкле дәлилләр булдыру өчен газаплаулар кулланалар, бу һәрбер хокукый дәүләттә тыелган булуга карамастан. Шуңа күпмедер рәвештә кешеләрне урлауларга алмашка җинаять эшендәге хәрәмләшүләр килде дип әйтеп була.

Сөләйман Зарипов машинасы Буада табылды
Сөләйман Зарипов машинасы Буада табылды

Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, Сөләйман Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге "Изгелек йорты" хәйрия оешмасы вәкиле Габде Нәҗим Әлдиннең Саранскидан Казанга кайтып килгәндә югалуына дүрт ел булды. Дин әһелләре 2016 елның 7 февралендә юкка чыккан иде. Эзләү бернинди нәтиҗә бирмәде.

Туганнары Русия президенты Владимир Путинга да, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде, ул да нәтиҗәләр бирмәде. Тикшерү комитеты эзләүне 2017 елда туктатты.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG