Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа татар теле дәреслекләрен тәкъдим иттеләр


Дәреслекләрне Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре әзерләде.

20 февраль Татарстан фәннәр академиясендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җәмәгатьчелеккә яңа татар теле дәреслекләре тәкъдим итте. Әлегә алар башлангыч сыйныфлар өчен әзерләнгән. Бюджеттан моңа күпме акча бүленгәне журналистларга әйтелмәде. Яңа дәреслекләр татар теле мәктәпләрдә кысрыклана башлангач әзерләнгән.

Яңа укыту методик комплекты берничә өлештән тора. Бу – дәреслек, эш дәфтәре, методик кулланма, аудиоязма һәм электрон дәреслек. Бер дәреслектән татар мәктәпләре дә, урыс мәктәпләре дә куллана алачак.

Яңа татар теле дәреслекләре
Яңа татар теле дәреслекләре

"Дәреслектә ике юнәлеш берләштереп бирелде. База өлеше, тирәнтен өйрәнү өлеше бар. База өлеше дигәндә урыс мәктәпләренең татар төркемнәре турында сүз бара. Тирәнтен белем бирү татар телле мәктәпләре өчен эшләнде. Бу ике юнәлеш 1991 елда бүленгән иде. Без ике юнәлешне бер дәреслеккә урнаштырдык. Моның зур өстенлеге бар. Урыс мәктәпләренең татар төркемнәрендә шундый сәләтле балалар бар. Алар өчен өстәмә мәгълүмат бирелә", дип таныштырды дәреслек белән Тел институтының милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөслимә Шәкүрова.

Яңа дәреслекне әзерләгәндә Мәскәүдәге тел белгече, педагогика фәннәре докторы Елизавета Хамраеваның укыту тәҗрибәсен дә күз алдында тотканнар.

Башка өлкәләрдә, республикаларда “Туган тел” предметыннан яңа дәреслекләр эшләү башланып кына килә. Билингваль һәм күпмәдәниятле белем бирү үзәге директоры, педагогика фәннәре докторы, профессор Елизавета Александровна Хамраева үзенең бер чыгышында андый дәреслекләрнең нинди булырга тиешлеген әйтеп узган иде. Ибраһимов институтында эшләнгән башлангыч сыйныф дәреслекләре нәкъ шул таләпләргә туры килә.

"Хамраева дәреслекләр сөйләм теленең дүрт төренә нигезләнгән булырга тиеш ди. Бу – ишетеп аңлау, сөйләү, уку, язу. Яңа дәреслекләр шул таләпләрне үти дә - анда дүрт лексик блок тәкъдим ителә: мин, тирә-ягым, туган җирем һәм татар дөньясы. Дәреслекләрдә бик күп текстлар бирелә һәм темалар уен рәвешендә ачыла. Байгыш, Нур, Бытбылдык исемле каһарманнар бар. Алар ярдәмендә федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп яңа темага кереп китәбез. Шулар белән дәресне ачабыз" дип аңлата Шәкүрова.

Быел дәреслекне Татарстанның 17 мәктәбендә сынап карыйлар. 500 бала бу дәреслек нигезендә белем алачак. Дәреслекләр урыс мәктәпләре өчен атнасына 2 сәгать, татар мәктәпләренә 3 сәгатькә исәпләнгән. Быел 9 сыйныфка, киләсе елда 11 сыйныфлар өчен дәреслекләр язылачак.

2016 елдан Татарстанда урыс телле балалар өчен шулай ук "Сәлам" яңа буын татар теле дәреслекләре гамәлгә кертелә.

XS
SM
MD
LG