Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан аксакаллары Башкортстандагы чуаш авылларында дуңгыз фермасы төзүгә каршы чыкты


Чуаш аксакаллары утырышы
Чуаш аксакаллары утырышы

Шундый ук мөрәҗәгать Башкортстанның берничә чуаш авыл халкыннан Бәләбәй муниципаль район башлыгы Азат Сәхәбиевка юлланган.

Чуашстанның аксакалларының Үзәк шурасы Башкортстанның Бәләбәй районына кергән Кызыл Яр, Слакбаш, Чубукуран, Канаш кебек чуаш авыллары җирләрендә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатенә теләктәшлек белдергән дип яза Idel.Реалии. Бу авыл кешеләре салаларга аерым статус бирергә кирәклеге турында мөрәҗәгать язган һәм Чуашстанның җәмәгатьчелегеннән теләктәшлек күрсәтүне сораган.

Бу авыл кешеләре Башкортстанның чуаш салаларын мәдәни мирас объектлары, табигатьне саклауның махсус зонасы итеп игълан итүне сорый.

Мөрәҗәгать хатының авторлары Слакбаш — чуаш классик әдәбияты вәкилләре Константин Иванов (1890-1915) белән "Нарспи" дип исемләнгән танылган чуаш поэмасы авторы Яков Ухсайның (1911-1986) туган авылы булуын искә төшерә. Бу сала һәм аның тирә-яклары Русиядә һәм чит илләрдә яшәүче чуашлар өчен изге урыннар булып санала, дип аңлатыла.

Тагын бер төп сәбәп итеп тирә-яктагы җирләр чишмә, елга, инешләргә бай, алар кешеләрне эчәр су белән тәэмин итә. Дуңгыз комплексы төзелсә, үзенчәлекле үсемлекләр һәм җәнлекләр белән аерылып торган табигать кочагы агуланып юкка чыгачак, дип саный хат авторлары.

2019 елның июлендә Башкортстанның Бәләбәй районында зур дуңгыз комплексы төзелергә тиешлеге турында билгеле булды. Җирле халык бу табигатьнең уникаль урыннары дип саный һәм Слак, Силбе кебек елгаларга, авылларга зыян киләчәк дип сөйләгән иде Кызыл Яр авылыннан Татьяна Григорьева Idel.Реалиига. Аның фикеренчә, Башкортстанның чуаш милләтенең мәдәнияты, тарихы, кешеләрнең үзләренә дә куркыныч яный.

Мөрәҗәгатьне имзалаучылар Чуашстанның иҗтимагый оешмаларыннан, җәмәгатьчелектән ярдәм сорый.

XS
SM
MD
LG