Accessibility links

Татарстан дәүләт оешмасы Android җиһазлары өчен яңа татар клавиатурасын тәкъдим итте


Архив фотосы
Архив фотосы

Клавиатура Халыкара туган телләр көне уңаеннан әзерләнде. Кушымтаны Татарстан президенты куллана башлаган.

Татарстанның Дигитал трансформация үзәге смартфоннар өчен яңа татар клавиатурасын чыгарды. Моның хакта үзенең Instagram сәхифәсендә Татарстанның элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Айрат Хәйруллин белдерде. Татар хәрефләре белән бергә кушымтада татар сүзләре сүзлеге дә бар.

Министр белдерүенчә, әлегә клавиатура Android операцион системын кулланган смартфоннарда гына эшли, апрель аенда аның iOS кулланган җиһазлар өчен дә эшләп китүе көтелә. Кушымта ачык код белән урнаштырылачак, апрель аеннан соң теләгән програмчылар аны камилләштерә алачак.

Айрат Хәйруллин сүзләренчә, әлеге клавиатураны Татарстан президенты да үз смартфонына йөкләгән. "Күрдегезме, хәерле иртә теләге ничек үзгәрде?", дип ул Рөстәм Миңнеханов чыгарган рәсемне урнаштырган.

Элегрәк Татарстан президенты татар сүзләрен урыс хәрефләрен кулланып язу өчен җәмәгатьчелек тарафыннан тәнкыйть ителгән иде. Аерым алганда, аның Илһам Шакировның үлеменә бәйле татар телендә язылган постында татар хәрефләре кулланылмаган, шулай рәвешле өч җөмләдә барлыгы 14 хата ясалган. Күптән түгел Миңнеханов инстаграмында татар хәрефләре кулланылган язмалар чыга башлады.

Android системында татар хәрефләрен куллану мөмкинлеге биргән берничә төймәсар эшләп килә. iOS системы өчен мондый кушымталар азрак.

Татарстанның Дигитал трансформация үзәге Татарстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы каршындагы яңа оешма булып тора. Ул 2019 елның 1 декабреннән эшли башлады. Оешманы Виктор Зубарев җитәкли.

XS
SM
MD
LG