Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рөстәм Миңнеханов очкычы" хәрәкәте хакында интернетта мәгълүмат томаланган


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан хөкүмәте тарафыннан кулланыла торган Falcon X8 очкычы турында мәгълүмат интернетта ачык чыганакларда юк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны йөртүче дип саналган Falcon X8 очкычы (борт номеры RA-09606) очкычлар хәрәкәтен терки торган сайтлардан югалган. AirNav.RadarBox сайтында "бу очкыч безнең томаланган очкычлар исемлегендә" диелгән язу чыга, FlightAware, Flightradar24 сайтларында да аның турында мәгълүмат юк ди яза Idel.Реалии.

Элегрәк Навальныйның Казандагы штабы бу очкыч барган урыннарның Татарстан президенты барган урыннар белән туры килүен белдергән иде. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановның Братиславага, Үзбәкстанга, Нью-Йоркка сәяхәтләре вакытында әлеге очкычның та шушы урыннарда икәнлеге ачыкланган. Тикшерү нигезендә Рөстәм Миңнехановны үзенең сәяхәтләре вакытында Татарстан казнасыннан тәэмин ителә торган очкыч куллануда гаепләделәр. Штаб мәгълүматынча, мондый очкычка бер сәгать хезмәт күрсәтү 150-200 мең сум тора. Очкыч үзе 3 миллиард сум дип бәяләнә. Очкычтан файдалануга киткән чыгымнар елына 175 миллион сумга җитәргә мөмкин дип фаразлыйлар тикшерү авторлары.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG