Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда митингта катнашучылар Русиянең Кырым аннексиясенә каршы белдерү кабул итте


2018 елда узган митинг фотосы.

23 февраль Истанбулның Баязит мәйданында кырымтатарларның митингы узды. Анда катнашучылар Русиянең Кырым аннексиясенә каршы белдерү кабул итте. Бу хакта Украинаның Истанбулдагы консуллыгы белдерде.

Истанбул кырымтатар үзәге оештырган бу чарада катнашкан төрки халыкларының вәкилләре, украин үзәкләре "Кичә Сталин, бүген Путин", "Кремль җинаятьне туктат, урланганны кайтар", "Кырымтатарлар бирешмәсләр" кебек шигарләр тотып чыкты.

Шулай ук митингта катнашучылар АТР бәйсез кырымтатар каналының эфиры туктау ихтималына протест белдереп: "АТР кырымтатар телеканалына ябылу куркынычы яный" дигән шигар дә тотып торды.

"Алты ел буе безнең милләттәшләребез авыр вазгыятьтә. Алар үзләренең гореф-гадәтләрен, диннәрен тотуда авырлыклар кичерәләр, туган телләрендә укый алмыйлар. Кырымда яшәүче кырымтатарлар милләте, диннәре өчен эзәрлекләнә", ди митингта катнашучылар.

Истанбул кырымтатар үзәге рәисе Джелял Ичтен Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганның кырымтатарларны, Украина бөтенлеген яклавын телгә алып: "Кырым ул – Украина", дигән белдерү ясады.

Украина тышкы эшләр министрлыгы Кырым аннексиясенең алты еллыгына мөрәҗәгать кабул итте.

"Кырымнынң асаба халкы – кырымтатарлар репрессияләргә дучар ителә. Сәяси нигездә, ялган гаепләүләр белән эзәрлекләүләр Русия оккупацион хакимиятләренең гадәтенә әйләнде", диелә белдерүдә.

XS
SM
MD
LG