Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR кырымтатар телеканалы яклау сорап Европа парламентына мөрәҗәгать итте


ATR студиясе

ATR кырымтатар телеканалы журналистлары Европа парламентына ярдәм сорап мөрәҗәгать юллады. Европа парламенты 2016 елда каналны яклап резолюция кабул иткән иде.

Журналистлар, бу резолюциягә нигезләнеп, каналның эшене дәвам итү өчен финанс ярдәм сорый.

Телеканалга Украина бюджетында 2020 елга күрсәтелгән 50 млн һривнадан (133 млн сум) бюрократик сәбәпләр аркасында соңгы ике ай буе бернинди акча бирелмәгән. Бу сәбәптән канал, бурычларны каплый алмыйча, ябылу ихтималы алдында калды. “2019 елдан каналны Украина бюджетыннан өлешчә финанслау тоткарлана башлады һәм декларациягә әвәрелде”, диелә мөрәҗәгатьтә.

24 февральдә чыгарылган мөрәҗәгатьтә Европа парламентының “Кырымда кеше хокуклары, кырымтатарларның хокуклары” хакында 2016 елда кабул иткән резолюциясендә матбугат чараларының, шулай ук ATR телеканалының ябылуын хөкем итеп Европа комиссиясенә бу матбугат чараларының һәм телеканалның эшләвен тәэмин итү өчен финанс ярдәмен үстерергә тәкъдим иткән иде.

"Ябылу алдында торганда, якын арада дәүләттән тиешле ярдәм булачагына өмет юкка чыгып барганда телеканалның Европа институтларыннан мондый финанс ярдәменә мохтаҗлыгы зур. Кабул ителгән резолюциягә нигезләнеп, каналның эшен дәвам итү өчен без Европа парламентыннан даими рәвәштә финанслауны сорыйбыз. 2015 елдан Киевтан эфирга чыккан ATR өч – кырымтатар, украин, урыс телләрендә тапшырулар алып барган бердәнбер телеканал. Аның тапшырулары вакытлыча аннексияләнгән Кырымга юнәлтелгән, аның аудиториясе кырымтатар диаспорасы яшәгән Романия, Польша, Төркия, Литвада бар", диелә ATR.UA сайтында урнаштырылган мөрәҗәгатьтә.

11 февральдән ATR телеканалы #SaveATR (“АТR-ны сакла”) исемле телемарафон башлап җибәрде. Марафон дәвамында тамашачылардан каналга 400 мең һривна (1 млн 67 мең сум) килгән.

Телеканал студиядә украин җәмәгать эшлекләре, сәясәтчеләр, депутатлар, мәҗлес әгъзалары, журналистлар, галимнәр белән ATR, кырымтатар автономиясе, кырымтатарларның хәленә багышланган әнгәмәләр уздыруны дәвам итеп килә, ләкин, мондый информацион марафонга карамастан, хакимияттәгеләрнең төрле вәгъдәләре үтәлми, бюджеттан акча килми.

Украина президентының Кырымдагы вәкиленең элекеге беренче урынбасары Изет Гданов, ATR тирәсендәге вазгыятькә бәя биреп, "Ил җитәкчеләренә халыкара партнерлары алдында оят булырга тиеш. Мондый эшлеклеләр белән тиздән дәүләтчелекнең билгеләре дә юкка чыгар. Тулаем алганда, дәүләт мәнфәгатьләрен һибрид рәвештә тапшыралар", диде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG