Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең дүрттән өч өлеше илне каты кулда тотучы җитәкче булуын тели


Экспертлар белдергәнчә, Русиядә күп гасырлар буе килгән “яхшы патша”га ышану дәвам итә.

Русияләрнең дүрттән өч өлеше илгә “көчле һәм хакимлек итә торган” җитәкче кирәк дип саный. Бу мәгълүматны Левада халык фикерен белешү үзәге ачыклаган. 49% “көчле кул” һәрвакыт кирәк, дип белдергән, 26% - аерым бер чорларда, мәсәлән, хәзер кирәк дигән. Бөтен хакимиятне бер кеше кулына бирүне һич тә булдырырга ярамый дип санаучылар 22 процент (2018 елда 18 процент булган).

Сораштырылган кешеләрнең 59 проценты “хакимияткә сайланган кешеләр халыкның моң-зарлары турында тиз арада оныта” дип белдергән. 25 проценты җитәкчелек бары үзенең мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши дип саный.

Респондентларның 19 проценты гына илнең кая барганы хакында “шактый ачык күзаллавы” барлыгын әйткән. 40 процентның күзаллавы “шактый томанлы”, ә 23 процент илнең кая барганын бөтенләй аңламый.

“Көчле кул” – безнең сәяси мәдәниятнең нигезе, бу авторитаризмга ихтыяҗ арту билгесе дип аңлаткан Ведомостига Левада үзәге мөдире Лев Гудков. Аның сүзләренчә, Советлар берлеге таркалган елларда илдәге халыкның 44 проценты хакимиятне бер кешегә тапшыру ярамаганын әйткән булган. Ә Борис Ельцин президентлыгы тәмамланып, җитәкчелеккә Владимир Путин килгән елларда бу күрсәткеч 70-80 процент тәшкил итә, һәм бу сәяси мәдәнияттә өстенлек ала башлый”, ди Гудков.

Халыкның ил белән җитәкчелек итүче элита катламына ышанмавы, аңа үртәлеп каравы да “көчле лидер” концепциясе белән үзара бәйләнештә килә дип белдерә Ватандашлык җәмгыяте үсеше фонды җитәкчесе Константин Костин. “Көчле җитәкче” бюрократияне авызлыкларга тиешле бер кеше, “ата” ролендә күренә. Бу Русиядә гасырлар буе яшәп килгән “яхшы патша һәм начар боярлар”га ышануның дәвам итүе ди Костин.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG