Accessibility links

Совет берлегенең соңгы маршалы Дмитрий Язов вафат


Дмитрий Язов
Дмитрий Язов

Язов - 1991 елда дәүләт түнтәрелешен оештыручыларның берсе, Совет берлегенең элеккеге саклану министры.

Сугыш ветераны, Совет берлеге маршалы һәм Саклану министры Дмитрий Язов 95 яшендә вафат булды дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгы.

Язов сугыш вакытында Ленинградны яклауда һәм Балтыйк илләренә һөҗүмдә катнашкан. Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Төрле елларда Кубада, Чехословакиядә совет гаскәрләре белән җитәкчелек иткән, Урта Азия һәм Ерак Көнчыгыш хәрби бүлекләрендә хезмәт иткән.

1980нче еллар ахырында Литвада мөстәкыйльлек таләп итүчеләргә каршы хәрби көч куллануда гаепләнә. Литва хөкүмәте аны хәрби җинаятьләре өчен читтән торып 10 елга төрмәгә хөкем иткән иде.

1991 елда Язов Гадәттән тыш хәл дәүләт комитеты (ГКЧП) составында илдә дәүләт түнтәрелеше ясауда катнаша. Ул Мәскәүгә хәрби техника кертергә боерык бирә. Соңыннан бу гамәлләре өчен үкенүен белдерә.
1994 елда акланып, хәрби хезмәттән җибәрелә. Соңгы елларда Русия Саклану министрлыгында киңәшче булып эшли. 2020 елда ул Русиянең III дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәте өчен ордены белән бүләкләгән.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG