Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Болотная эше фигурантларына 20 мең евро түләү билгеләде


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Алексей Гаскәров һәм Илья Гущинга Русия 10ар мең сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды. 

Моннан тыш, Алексей Гаскәровка мәхкәмә чыгымнарын капларга 8 мең евро түләнергә тиеш. Бу турыда мәхкәмәнең сайтында хәбәр ителә.

Гаскәров һәм Гущин Русия хакимиятен үзләренең фикер белдерү иреге һәм тыныч җыелу хокукын бозуда гаепләде. Гущин белдергәнчә, аңа бер үк гамәлләре өчен ике тапкыр җәза биргәннәр – башта административ, анннары җинаять эше нигезендә хөкем иткәннәр. Гаскәров исә аңа карата мәхкәмә барышы гадел булмады дип белдергән.

Страсбург мәхкәмәсе Гаскәров һәм Гущин эше нигезендә Русиягә сорауларны 2016 елда җибәргән. Ул вакытка Гущин ике ел ярым утырып чыккан булган дип искә төшерә Медиазона.

Гаскәров әле төрмәдә була, ул өч ел ярымга хөкем ителә. Аларның икесе дә Җинаять кодексының “киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу” һәм “хакимият вәкиленә каршы көч куллану” маддәләре нигезендә гаепле дип табылган. Бу гаепләүләр аларга 2012 елның 5 маенда Мәскәүнең Болотная мәйданында “Миллионнар маршы”ның куәт оешмалары белән бәрелешеннән соң белдерелә.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG