Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВЦИОМ: русияләрнең күпчелеге Конституциягә кертеләсе үзгәрешләрнең асылын белми


Шул ук вакытта респондентларның яртысыннан күбрәге Төп канунга үзгәрешләр хакында тавыш бирүдә катнашырга җыенганын белдергән.

Русияләр Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләр турында төгәл белми. Халыкның бары дүрттән бере (23%) бу үзгәрешләрнең асылын аңлый. Бу турыда Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруы нәтиҗәсендә билгеле булган.

Шул ук вакытта респондентларның яртысыннан артыгы Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирүдә катнашырга җыенганын белдергән.
Төп канунга үзгәрешләр арасында русияләр пенсияләрне индексацияләүне күбрәк истә калдырган (9%). Тагын биш проценты аерым үзгәрешләрне атамаса да, социаль сәясәт өлкәсендә үзгәртүләр буласын белүен әйткән. 4% президентка ике мөддәттән артык хакимияттә утырырга ярамавын истә калдырган.

Конституциягә үзгәрешләр кертү хакында тавыш бирү буласы турында русияләрнең 79 проценты ишеткән (24 гыйнварга моны 72% белгән).

Респондентларның 66 проценты анда катнашасыларын белдергән: 41% - һичшиксез барам, 25% - мөгаен барырмын дигән. 11% кеше тавыш бирүдә катнашырга җыенмый, ә 23% әлегә хәл итмәдем дип җаваплаган.

Конституциягә үзгәрешләр кертергә ниятләве хакында Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль җыенга юлламасында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG