Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымның Русия оккупациясенә каршы торуы көнен Украинада рәсми бәйрәм итәчәкләр


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Украина президенты Владимир Зеленский 26 февральне Кырымны басып алуга каршылык көне дип игълан итә.

Кырымның Русия тарафыннан басып алынуына каршы тору көнен Украинада дәүләт дәрәҗәсендә билгели башлаячаклар. Украина президенты Владимир Зеленский бу турыда боерыкка кул куячагын белдерде. Моны ул Киевта Age of Crimea форумында әйтте.

“Бу көнне нәкъ алты ел элек Акмәчеттә дәүләтебезнең бөтенлеген һәм бердәмлеген яклап иң зур җыен узды. Митингта катнашучыларның батырлыгын билгеләп, минем тарафтан бүген “Кырым автоном республикасы һәм Акъярны басып алуга каршы тору көне” турында боерыкка кул куела. Бу көн ел саен 26 февральдә билеләнәчәк”, дигән Зеленский.

Age of Crimea форумында кеше хокуклары бозылу һәм Кырымның төп халкының хокуклары үтәлеше торышы, ярымутрауда Русия пропагандасы һәм Кара диңгез төбәгендә иминлек мәсьәләләре карала.

26 февральдә Украинада "Кырымның Русия оккупациясенә каршы торуы көне" җәмәгатьчелек тарафыннан кертелде. Бу көнне Украинада һәм бөтен дөньяда Кырымда яшәүчеләрне һәм илнең бөтенлеген яклап акцияләр, фикер алышулар, форумнар, митинглар, урам йөрешләре уза.

2014 елның 26 февралендә Кырым республикасы Югары Радасы каршында Украина җирләренең бөтенлеген яклап митинг узды. Ул вакытта митингта катнашучыларга Русия яклы активистлар, шул исәптән "Русское единство” фиркасе вәкилләре дә каршы торды.
2020 елның гыйнварында Украина Югары Радасы депутатлары, алар белән бергә Әхтәм Чийгоз һәм Рөстәм Умеров президент Зеленскийга Кырымның Русия оккупациясенә каршы тору көнен рәсми рәвештә дәүләт дәрәҗәсендә билгеләүне сорап мөрәҗәгать итте.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG