Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү Рамил Шәмсетдиновтан акча талау турында җинаять эше ачудан баш тарткан


Рамил Шәмсетдинов

Адвокатлар бу карарны шикаять итәргә җыена.

Русия тикшерү комитетының Көнчыгыш хәрби бүлгесе 2нче хәрби тикшерү бүлеге Рамил Шәмсетдиновтан хезмәттәшенең акча куркытып талавы хакында җинаять эше кузгатудан баш тарткан. Узган елның көзендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Шәмсетдинов бу эштә зыян күрүче буларак барырга тиеш булган. Тикшерүченең карары хакында Рамилнең адвокаты Руслан Нәгыев үзенең Facebook-тагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Адвокат язганча, узган елда Рамилнең бер хезмәттәше аның банк картасын талап алып, акча үзләштергән. Нәгыев бу кешенең исемен әйтми.

“Бу факт нигезендә 2019 елның 10 декабрендә Русия тикшерү комитетының Көнчыгыш хәрби бүлгесе 2нче хәрби тикшерү бүлеге Русия Җинаять кодексының 163 маддәсе (куркытып талау) нигезендә тикшерүләр башлады. Ләкин соңрак тикшерүче җинаять эше кузгатудан баш тарту турында боерык чыгарды”, дип яза адвокат.

Нәгыев тикшерүченең бу карарына каршы мәхкәмәгә шикаять бирәчәкләрен әйтә. “Без моны нигезсез дип саныйбыз һәм якын арада шикаять җибәрергә җыенабыз, чөнки Рамил Шәмсетдиновка карата җинаять кылынуның бөтен билгеләре бар дип саныйбыз”, дигән адвокат.

Элегрәк Рамил Шәмсетдинов үзе хезмәт иткән Байкал арты хәрби бүлегендә низамнәмәгә каршы килүче мөнәсәбәтләр турында җинаять эше кысаларында зыян күрүче дип танылды. Рамилне һәм аның берничә хезмәттәшен җәберләгән Руслан Мухатов гаебен таныды.

Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG