Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкының тарихи хәтер үсеше концепциясе төзеләчәк


Тарихчылар комиссиясе утырышында
Тарихчылар комиссиясе утырышында

27 февраль Бөтендөнья Татар конгрессы каршындагы Аксакаллар шурасының Тарихчылар комиссиясе булдырылды. Аның беренче утырышы Казанның Нариманов урамында урнашкан Милләт йортында узды. 

Утырышның максаты татар тарихи үсеше стратегиясенә тәкъдимнәр җыю, татарның тарих сәясәтен билгеләү дип билгеләнгән иде. Җыелыш башында ук, Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов комиссиянең координаторы итеп Дөнья татар яшьләре форумы урынбасары Айрат Фәйзрахмановны тәкъдим итте. Ул бертавыштан хупланды.

"Комиссия тел, тарих мәсьәләләре, иҗтимагый проблемнар белән шөгыльләнәчәк. Бу утырышта милли күмәк хәтернең бүгенге торышы, институтлары, проблемнары, тарих белемен тарату, татар тарихын укыту, дәреслекләр проблемнары турында сөйләшәчәкбез. Киләчәктә Конгресс та бу эшкә җитдирәк карап кушылыр дип өмет итәм", дип белдерде Айрат Фәйзрахманов. Аксакаллар шурасы Дөнья татар конгрессы кысаларында эшләсә дә, бу утырышны оештыруда катнашмаган.

Катнашучылар утызлап кеше булса да, галимнәр аз иде. Тарихчы Дамир Исхаков әйтүенчә, бирегә 40лап галим чакырылган булган, әмма аларның саны дистәгә дә тулмады. Чыгыш ясаучылар арасында академик, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров, тарих фәннәре докторлары Дамир Исхаков, Фәйзелхак Ислаев, археолог, төбәкләр өйрәнүче белгеч Альберт Борһанов бар иде. Тарихчылар комиссиясе вәкилләре киләсе утырышларда төрле институт вәкилләре белән бергә татар халкының тарихи хәтер үсеше концепциясе төзеләчәк дигән нәтиҗә белән таралышты.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG