Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия православ чиркәвенең “Патриот” гыйбадәтханәсенә 3 млрд сум бюджет акчасы бирелгән


Патриарх Кирилл җитәкчелегендәге дини оешма дәүләттән мул акчалар ала. Аны ким дигәндә дүрт министрлык һәм ике федераль агентлык финанслый.

Русия кораллы көчләре Мәскәүнең “Патриот” паркында төзи торган чиркәүгә Саклану министрлыгы 6 миллиардлык төзелеш эшләре хакын түли. Моннан тыш, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе бюджетларыннан төзелешкә 2 миллиард 950 мең сум акча бирелгән. Чиркәү хәйрия акчаларына төзелергә тиеш, ләкин аңа бюджеттан зур акчалар бүленә дип яза МБХ Медиа.

Материалда әйтелгәнчә, Русия православ чиркәве ким дигәндә дүрт министрлык һәм ике федераль агентлыктан финанслана. Моннан тыш, РПЦ һәм аның белән бәйле кечерәк оешмалар даими рәвештә президент грантлары алып тора. Бюджет акчаларының иң зур өлеше архитектура истәлекләре һәм мәдәни мирас объектларына – гыйбадәтханәләр, чиркәүләр, монастырьларны төзекләндерүгә, православ уку йортларын, миссионерлык һәм мәгариф эшчәнлеге алып баручы рухани-мәгърифәтчелек үзәкләрен тотуга китә. Бу объектларның күбесе РПЦга бушлай куллануга бирелгән, ә биналарны төзәтеп-карап тору чыгымнарын дәүләт күтәрә диелә материалда. Бу максаттан бюджет акчалары Русия мәдәният министрлыгы аша тотыла.

Русия православ чиркәве түләүсез файдалана торган “Коткаручы Гайсә храмы”на 2018−2019 елларда 868 миллион сумлык субсидия бирелгән, моннан тыш, дәүләт килешүләре нигезендә бинаны төзекләндерүгә һәм янын яшелләндерүгә 1,7 миллиард сум бүленгән.

Русия православ чиркәвенә илкүләм проектлар нигезендә дә акчалар бирелә. Аерым алганда, “Дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру” проекты кысаларында чиркәү “милләтләр ара һәм диннәр ара киеренкелекне киметү” эшчәнлеге алып бара дип санала. Бу максаттан РПЦ тирәсендәге сату белән бәйле булмаган оешмаларга (НКО) 2019-2020 елларда 1,47 миллиард сумлык субсидия билгеләнгән. Шул ук вакытта башка НКОлар шундый ук максаттан эшләсәләр дә, аларга акча бирелми ди авторлар.

Моннан тыш, илдәге дәүләт оешмалары патриарх Кирилл мөхәррирлегендәге 55 томлык православ энциклопедияләрне сатып алырга мәҗбүр ителә. 2019 елда моңа 94 миллионга якын акча тотылган. Кирилл бу энциклопедияләрнең илдәге һәр мәктәптә булырга тиешлеген белдерә.

РПЦга православ фильмнар төшерү һәм фестивальләр уздыруга да дәүләттән берничә миллион сум акча бирелгән. Русия мәгариф һәм фән министрлыгы православ белем бирүче уку йортларын тотуга 2019 елда дәүләт казнасыннан 182 миллион сумнан артык күләмдә субсидия биргән.

XS
SM
MD
LG