Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә Төркиянең 33 хәрбие һәлак булган, Төркия Әсад көчләренә һөҗүм итә


Идлибтәге төрек хәрбиләре
Идлибтәге төрек хәрбиләре

Сүриянең төньяк-көнбатышындагы Идлиб виләятендә пәнҗешәмбе президент Бәшәр Асад көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә Төркиянең кимендә 33 хәрбие һәлак булган, 36-сы яраланган. Бу турыда Төркиянең Һатай өлкәсе башлыгы Раһми Доган белдерде.

Бу Сүриядә соңгы 9 елда барган сугыш чорында Төркиянең бер көндә булган иң зур югалтуы. Пәнҗешәмбе кичендә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган илнең Иминлек шурасын утырышка җыйды. Әсадның “барлык билгеле һәдәфләренә” һавадан да җирдән дә һөҗүм белән җавап итү турында карар ителгән. Бу турыда Әнкараның рәсми вәкиле Фәхретдин Алтун “Анадолу” хәбәр агентлыгына белдергән.

“Утырышта Әсад режимы йөзләрчә мең сүрияленең үлеме өчен җаваплы булуы ассызыкланды һәм коралын безнең солдатларга таба борган бу канунсыз режимнан үч алу турында карар ителде… Безнең каһарманнарның каны юкка гына коелмады. Без Сүриядәге гамәлләребезне әләмебезгә таба сузылган кулларны сындырганчыга кадәр дәвам итәчәкбез… Без халыкара җәмәгатьчелекне, бигрәк тә Астанадагы сөйләшүләрдә катнашкан тарафларны үз өстенә алган йөкләмләрне үтәргә һәм бу режимның кешелеккә каршы җинаятьләрен туктатырга чакырабыз”, диде Алтун.

Әлеге хәлләрдән соң Төркиядә Facebook, Twitter, Instagram социаль челтәрләре һәм YouTube видеохостингы эшләми башлады. Медиа шулай ук Google-га керүдә проблемнар бар дип яза.

Астанада 2017 елда булган ул сөйләшүләрдә Әсад хакимиятенә хәрби ярдәм күрсәтүче Русия дә катнашты, Төркия исә Сүриядәге оппрозияне яклый.

Идлибтәге бу соңгы вазгыять Төркия белән Русия хәрбиләре арасында бәрелешкә китерергә мөмкин һәм Әнкара моңа юл куймаска тырыша. Төркия рәсми вәкиле белдерүенчә, пәнҗешәмбе төрек хәрбиләренә Әсад көчләре һөҗүм иткән, гәрчә Идлибтәге һава һөҗүмнәренең шактый зур өлеше Русия хәрби һава көчләре тарафыннан башкарыла.

XS
SM
MD
LG