Accessibility links

Казан белән Тәһран арасында очышлар туктатыла


Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле Казан белән Иран арасындагы очышлар туктатыла. 

Русия коронавирус сәбәпле Ираннан килүләрне чикләгәннән соң Казан белән Тәһран арасындагы очышлар туктатыла. Бу турыда RNS сайты ATA Airlines авиаширкәтенең рәсми вәкиленә сылтанып хәбәр итте.

28 февральдән башлап Тәһраннан очкычлар Мәскәүнең Шереметьево һава аланына гына киләчәк. Бу очышларны Mahan Air һава ширкәте генә башкарачак.

Иранда коронавирус йоктыручылар саны арткан. Соңгы мәгълүматларга караганда, 388 кеше авыру йоктырган, 34 кеше үлгән.

Русия транспорт министрлыгы 28 февральдән Иран белән һава аша элемтәне чикләү турында хәбәр итте. Бу карар даими рейсларга да, чартер рейсларына да кагыла диелде. Очышлар ясау хокукы Аэрофлот һәм Mahan Air ширкәтләренә генә калдырылды. Элегрәк Русия Иран ватандашларына виза бирүне чикләгән иде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG