Accessibility links

Кайнар хәбәр

Март аенда кинода нәрсә карыйбыз?


Язның беренче аенда кино дөньясы тамашачыларны яңа фильмнар белән шатландыра. Азатлык якын арада кинода карарлык фильмнарны тәкъдим итә. Март ае балалар өчен киноларга бай булачак.

Алга (Onward)

Март башында Pixar студиясе балалар һәм олылар өчен яңа мультфильмын тәкъдим итә. "Алга" мультфильмы гадәти дөньяга әйләнгән тылсым дөньясын тасвирлый: кентаврлар иртүк урамнарда йөгерү белән шөгыльләнә, кечкенә драконнар мәче сыман өйләрдә яши, ә бермөгезлеләр чүплектә казына. Төп ике каһарман, Иэн һәм Барли исемле яшүсмер эльфлар сәяхәткә кузгалып, дөньяда калган тылсымны эзләп табарга җыена.

Мульфильмны караган беренче тамашачылар аны "Pixar-ның иң яхшы мультфильмы булмаса да, бик яхшы һәм хисси анимация", гаилә, бертуганнар арасында көчле туганлык хисе турында шәп мультфильм дип атый.

Кемгә карарга? Балаларга һәм олыларга, бөтен гаиләгә.

Тыныч урын: Икенче бүлек (A Quiet Place: Part II)

2018 елда чыккан "Тыныч урын" фильмы хоррор яратучылар арасында зур популярлык казанган, аны хәтта соңгы елларда иң яхшы куркыныч фильмнарының берсе дип тә атаучылар күп булган. Фильм уңышы, гадәттәгечә, аның дәвамын төшерүгә тәэсир итте. Ике ел узуга продюссерлар икенче өлешен тәкъдим итә, режиссер кәнәфиендә Джон Красински калды.

Фильм сюжеты Эбботт гаиләсе тормышын тасвирлауны дәвам итә. Гаилә тыныч тормыш өчен көрәшүен дәвам итә. Бу юлы өйләрендә очраткан куркынычлардан тыш, аларны тышкы дөнья дәһшәтләре көтә.

Игътибар: куркыныч фильм трейлеры (16+)

Кемгә карарга? Куркыныч фильм җанатарларына.

Үтерү хатлары (The Postcard Killings​)

Британия һәм АКШның уртак проекты булган бу фильм киң тамашачыга таныш булмаска мөмкин, анда танылган актерлар да уйнамый. Шуңа карамастан, фильм көтү рейтингында иң көтелгәннәрдән санала.

Нью-Йорк полициясе хезмәткәре Джек Кэнонның кызын аның кияве белән бергә үтерәләр. Бу күпсанлы җинаятьләрнең беренчесе була, Европа шәһәрләрендә билгесез маньяк кешеләрне үтерә башлый. Журналист Дейзи белән бергә Кэнон үтерүчене эзләүгә тотына. Һәм җинаять алдыннан үтерүче Шекспир юллары белән "котлау" хатын җибәрә.

Игътибар: фильм рейтингы 16+

Кемгә карарга? Детектив караучыларга.

Мулан (Mulan)

Март ахырында безне Disney студиясенең чираттагы ремейкы көтә. Укучыларыбыз хәтерлидер, соңгы елларда студия Көлгенә, Галәветдин, Арыслан патша кебек танылган мультфильмнарын фильм рәвешендә тәкъдим итә, әлеге ремейклар күп акча җыюга ирешә. Быел Disney классик "Мулан" мультфильмын "үзгәртергә" булды.

Мультфильм сюжетын хәтерләмәсәгез, ул тарихи Кытайдагы батыр яшь кызны тасвирлый. Гаскәргә керер өчен Мулан ир-ат булып киенә. Кытайга төньяктан һөҗүм иткәч, император һәр гаиләдән бер кешене гаскәргә чакырта. Авыру әтисе урынына хәрби хезмәткә киткән Мулан Кытай тарихында иң бөек батыр буларак дан тоту юлына баса.

Кемгә карарга? Дисней фильмнарын яратучыларга.

Тролльләр дөнья сәфәре (Trolls World Tour​)

Балаларыгыз бу мульфильмның элекке өлешләрен карасалар, алар һичшиксез яңа чыгачак кинога барырга теләр. Джастин Тимберлейк, Анна Кендрик, Джеймс Корден катнашында күпсанлы җырлар аларны битараф калдырмаячак, дөрес, урыс телендә актерлар тавышларын башка кешеләр яңгыратачак.

Тролльләр дөньяда музыканың алар уйлаганнан да күбрәк булганын ачыклыйлар. Рейвлар, ачык һавада концертлар, классик музыка концертлары һәм башкалар – каһарманнарны күңелле сәфәр көтә. Ләкин аларга барлык музыка төрен бетерергә омтылган Рокс патшабикәсенә каршы көрәшергә дә туры киләчәк.

Кемгә карарга? Заманча музыка яраткан балаларга.

XS
SM
MD
LG