Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Немцов йөрешендә Азат Мифтаховны искә алдылар


Немцов йөрешендә Азат Мифтахов плакаты
Немцов йөрешендә Азат Мифтахов плакаты

Русиянең төрле шәһәрләрендә 2015 елның 27 февралендә атып үтерелгән оппозиция сәясәтчесе Борис Немцов истәлегенә йөрешләр узды. Аларда сәяси эзәрлекләнүчеләр дә искә алынды.

"Белый счетчик" мәгълүматларына караганда, Мәскәү үзәгендә узган йөрештә 22 мең кеше катнашкан. Полиция катнашучылар ике тапкыр әзрәк булды дип белдерә.

Йөрештә Немцовны үтерүне тикшерүне һәм аны үтерергә кушучыларны хөкем итүне таләп иттеләр, шулай ук Русиядә сәяси репрессияләргә, президент Владимир Путинның Конституция үзгәрешләренә каршы чыгыш ясадылар.

Немцов маршында
Немцов маршында

Чарада, моннан тыш, Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны азат итүне сорап язылган зур плакат та күтәрелде.

Йөрештә Татарстан байраклары да бар иде. Аларны Мәскәүдәге җәмәгать эшлеклеләре алып чыкты.

Немцов маршында Татарстан байраклары
Немцов маршында Татарстан байраклары

Йөрештән соң халык Немцов үтерелгән күпергә чәчәкләр салды.

Борис Немцов үтерелгән күпердә чәчәкләр
Борис Немцов үтерелгән күпердә чәчәкләр

Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтьләгән Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге Большой Москворецкий күперендә атып үтерелде.

Чечняның бу үтерүгә яллануда гаепләнгән биш кешесенә 2017 елның июлендә төрмә җәзасы бирелде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG