Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идлиб күгендә Әсад гаскәренең ике очкычы бәреп төшерелгән


Идлиб күгендә Төркия Сүриянең ике хәрби очкычын бәреп төшергән, очучылар парашют белән сикерә алган диелә.

Сүриянең SANA мәгълүмат агентлыгы Төркия Сүрия хәрби һава көчләренең ике очкычын бәреп төшергән дип хәбәр итә. Бу хәл Сүрия президенты Бәшәр Әсад гаскәрләре һәм Төркия ярдәм итеп торган кораллы оппозиция отрядлары арасында бәрелешләр барган Идлиб төбәгендә булган.

Агентлык хәбәрендә ике очкычның да пилотлары парашют белән сикереп, исән калган диелә.

Төркия саклану министрлыгы Әсад гаскәренең Су-24 хәрби очкычлары бәреп төшерелде дип белдерде. Хәбәрдә очкычларга ут "төрек очкычларын бәреп төшерү омтылышыннан соң ачылды" дип әйтелә.

Төркия саклану министры Хулуси Акар якшәмбе әйткән сүзләренә караганда, 27 февральдә Идлибтә Сүрия хөкүмәте гаскәре һава һөҗүме нәтиҗәсендә 30 төрек хәрбие үтерелгәннән соң Төркия Сүриянең төньяк-көнбатышында "Язгы калкан" чарасы уздыра.

  • Төркия матбугат чаралары 5 мартта Мәскәүдә Төркия һәм Русия президентлары очрашуы булачак дип яза. Әлеге илләр Сүрия низагында төрле тарафларга ярдәм итә, ләкин элегрәк килешү гарантлары буларак чыгыш ясый иде. Кремльдә очрашуның кайсы көнне узачагын әйтмәделәр, ләкин якын араларда булырга мөмкин диделәр.
  • Русия тышкы эшләр министрлыгы Төркиядә Русиянең Sputnik агентлыгында эшләүче дүрт журналистның, шул исәптән баш мөхәррирнең тоткарлануы турында хәбәр итте. Алар Төркия ватандашлары. Журналистларны бер мәкаләдә сепаратизмга чакыруда гаеплиләр диелә. Русия тышкы эшләр министрлыгы Төркия хакимиятләреннән "вазгыятькә катышуны" сорады. Төркия хакимиятләре журналистларны тоткарлау турында рәсми белдермәде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG