Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән солдатка ике ел колония бирүне сорый


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Тикшерү Руслан Мухатовның җәберләүләре белән Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе арасында бәйләнеш тапмаган.

Чита хәрби бүлек мәхкәмәсе утырышында прокурор рядовой Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовка ике ел колония һәм 30 мең сум күләмендә штраф җәзасы бирүне сораган. Моннан алда Руслан Мухатов тагын җиде хезмәттәше белән Рамил Шәмсетдиновны җәберләвен таныган. Мухатов сержант боерыгына буйсынып, үзеннән соңрак хезмәткә килгән солдатларны берничә сәгать буе физик күнегүләр башкарырга мәҗбүр иткән, боксчы бияләе кигән кулы белән суккан. Тагын бер очракта Мухатов тиешле булмаган җирдә тәмәке тартканы өчен Шәмсетдиновның аягына типкән.

Дәүләт гаепләүчесе Мухатовның үз гаебен тануын һәм зыян күрүчеләр алдында гафу үтенүен исәпкә алуны сораган. Моннан тыш, тикшерү Мухатовның гамәлләре һәм Шәмсетдиновның сигез хезмәттәшен атып үтерүе арасында бәйләнеш тапмаган дип яза Известия.

2 мартта медиа психиатрия экпертизасының Рамил Шәмсетдиновны үз акылында икәнлеген тануын язып чыкты. Ләкин шул ук вакытта Рамилнең адвокаты Руслан Нәгыев экспертиза нәтиҗәләре хакында хәбәрдар булмавын белдерде. Адвокат бу турыда социаль челтәрдә язды. Нәгыев сүзләренчә, экспертиза нәтиҗәләрен әлегә тикшерү дә, адвокатлар да белми, ә ниндидер “эш белән таныш булган” чыганак андый мәгълүмат бирергә хаклы түгел. “Рамилнең үз акылында булуында беркемнең дә шиге юк. Экспертиза башка мөһим сорауларга җавап бирергә тиеш иде, ул “чыганак” ни өчен аларга җавап бирми?” дип язган Нәгыев.

Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов Азатлыкка улының мондый адымга баруына бабайлык кына сәбәп була ала дип сөйләгән иде.
Декабрьдә Рамил Шәмсетдиновның бабайлык турындагы җинаять эшендә зыян күрүче буларак танылуы билгеле булды.

Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев белән Руслан Нәгыев яклый.
Руслан Нәгыев сөйләгәнчә, Рамил Шәмсетдинов фаҗига алдыннан өч тәүлек йокламаган, чөнки кизүдә торган. Офицерлар аңа йокларга рөхсәт итмәгән һәм башы белән унитазга чумдыру белән янаган. Нәгыев әйткәнчә, Шәмсетдинов нәрсә эшләгәнен аңламаган, хәтта җинаять урыныннан качкан вакытта ничек итеп чәнечкеле тимерчыбык аша сикергәне дә аның исендә түгел.

Гыйнварда Рамил Шәмсетдинов ачык хат язып, фаҗигага китергән адымының сәбәпләрен аңлатты.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG