Повестьлар авторы, озак еллар татар матбугатында хезмәт куйган язучы һәм журналист Госман Гомәр 87 яшендә дөньядан китте. Язучының вафаты турында хәбәрне Татарстан Язучылар берлеге җиткерде. Мәрхүм белән хушлашу Казанның Чистай урамы 6нчы йортта уза. Язучы туган авылында җирләнәчәк.
Журналист һәм язучы-прозаик Госман Гомәр (Госман Гомәр улы Гомәров) 1933 елның 10 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Шикнәү Чирмешәне (Шетнев Чирмешәне) авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.
Район газеталарында, "Совет Татарстаны" (хәзерге "Ватаным Татарстан"), "Татарстан яшьләре", "Заман" басмаларында, "Татарстан" журналында эшли.
2002 елдан башлап ул фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Госман Гомәр - детектив һәм маҗаралы жанрдагы берничә повесть авторы: "Упкын" (1990), "Элмәк" (1991), "Юлбарыс тырнагы" (1992), "Каты борын" (1992), "Шаһмиран" (1994, 1998), "Мөһер" (1998), "Чия чебене" (2002). Бу әсәрләр 2000 һәм 2004 елларда аның "Юлбарыс тырнагы" һәм "Гармун телләре унике" дигән җыентыкларында басылып чыга.
Госман Гомәр - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге әдәби бүләге лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.