Accessibility links

Террорга каршы комитет Казан мәктәбендә күпләп үтерү очрагын булдырмый калдыруын белдерде


Русиянең террорга каршы комитеты Казан мәктәбендә балаларны күпләп үтерү булдырмый калдырылуын белдерә.

Казанда лицей укучысы мәктәпкә килеп атыш оештырырга план корган, ул 112 хезмәтенә шалтыратып, "бөтенесен атып үтерергә" әзер булуын белдергән дип сөйләгән Русиянең террорга каршы комитеты (НАК) вәкиле Андрей Пржездомский.

Аның сүзләренчә, яшүсмер үзенең мәктәптә кеше үтерүен күз алдына китереп, бу турыда видеоролик та төшергән. Роликта җинаять коралы – пычак та күренгән.

"Соңрак бу яшүсмер шундый гамәленең сәбәпләрен аңлатты. Ул сыйныфташлары арасында абруе булмавын, чит телне өйрәнүдә артта калганын әйтте. Үзенең җинаять кылуын сурәтләгән ролик та төшергән. Теләсә-кайсы сорауга ул "миңа барыбер" дип җавап бирә иде" дип сөйләгән Пржездомский.

Аның сүзләренчә, хәзер бу яшүсмер өйдә торып укый, аның һәр адымы контрольдә тотыла.

НАК вәкиле тагын бер очракны телгә алган. Көллиятнең беренче курсында укучы кыз "өй террорчысы әлифбасын" өйрәнгән. "Ул бөтен сыйныфташларын пычак белән суеп чыгу мөмкинлеген белешкән, җинаять урыныннан ничек качу юлларын эзләгән. Ул боларны квест уйнаган кебек күзаллаган" дип сөйләгән Пржездомский.

Мондый гамәлләрнең нигезендә башкалар алдында абруй казану һәм башкалар игътибар итәрлек гамәл кылу теләге ята" ди белгеч. Бу кыз да хәзер өйдән торып укуга күчерелгән.

2018 елның октябренә Кырымның Керич шәһәре политехника көллиятендә Владислав Росляков 21 кешене атып үтерде, 67 кеше зыян күрде. Корбаннар саны ягыннан бу атыш Европаның яңа тарихында уку йортында булган үтерешләрнең иң зурысы дип бәяләнде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG