Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә коронавирус йоктыруда шикләнелүчеләр өчен аерым хастаханә бирелгән


Анастасия Ракова
Анастасия Ракова

Коммунарка бистәсендәге хастаханә комплексында авыруларны аерым бүлмәләрдә тоту мөмкинлеге бар.

Мәскәүгә коронавирус таралган илләрдән кайтучылар һәм салкын тию билгеләре булган кешеләрне шәһәр янында яңа төзелгән хастаханә комлексына китерәчәкләр. Коммунарка бистәсендә урнашкан хастаханә коронавирус йоктырган дип шикләнелүче кешеләрне кабул итәргә әзер дип белдергән Мәскәү мэры урынбасары Анастасия Ракова.

Хастаханәдә авыруларның һәрберсен аерым бүлмәдә тоту мөмкинлеге булуы әйтелә. Коронавирус булуда шикләнелгән авыруларны Мәскәүнең 1 санлы йогышлы авырулар хастаханәсеннән яңа урынга күчерү башланган дип хәбәр итә Медуза. Бу хастаханәдә Италиядән коронавирус йоктырып кайткан авыру егет дәвалана.

Error rendering VK.

2 мартта Русиянең коронавирус белән бәйле вазгыятне контрольдә тоту штабы Мәскәүдә бер кешенең вирус йоктырганын раслады. Авыру җиңелчә уза диелде. Бу кеше аралашкан кешеләрнең ачыкланганы, алардан анализлар алынганы әйтелде.

Мәскәү мэры Сергей Собянин бу авыру белән аралашкан 24 кешенең хастаханәгә урнаштырылганын, тагын 83 кеше карантинга куелганын хәбәр итте.

Моңа кадәр ике кытай кешесе (Төмән өлкәсе һәм Байкал артында) коронавирустан терелгән иде. Русиянең тагын өч ватандашында коронавирус ачыкланган, алар хәзер Казанда ике атналык карантинда.

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә коронавирус турында ялган хәбәрләр тарала башлады. Мәскәүдә 20 мең кеше авырый дип яздылар. Федерация шурасының Конституция кануннары чыгару комитеты рәисе Андрей Клишас мондый ялган хәбәрләр тарату канун бозу икәнлеге һәм аларны таратучылар җинаять кылучы буларак җавапка тартылырга мөмкин булуы турында кисәтте. Канунга ярашлы, ялган мәгълүмат тараткан өчен 1,5 миллион сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

3 мартка алынган мәгълүматка караганда, дөньяның 72 илендә коронавирус йоктырган кешеләр саны 90 903 кешегә җиткән. Шуларның 80 меңе Кытайда. Көньяк Кореяда 4812 кеше, Италиядә 2036 кеше, Иранда 1501 кеше авырый. Япониядә вирус йоктыручылар саны – 980 (шуларның 706сы Diamond Princess диңгез лайнерында йоктырган). Дөньяда бу вирустан барлыгы 3116 кеше үлгән.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз. Шулай ук безнең Telegram каналына да язылыгыз.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG