Accessibility links

Мәләвез шикәр заводы ябылса, 400 хезмәткәр, дистәләгән колхоз эшсез кала


Мәләвез шикәр заводы
Мәләвез шикәр заводы

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә шикәр заводы ябылу чигендә. Корылма ябылган очракта бу анда эшләүчеләр генә түгел, завод өчен шикәр чөгендере үстерү белән шөгыльләнгән дистәләгән авыл хуҗалыгы оешмаларына да кагылачак.

Узган атна матбугат чаралары Русиядә биш шикәр заводы ябылуы турында язды. Алар арасында Башкортстанның Мәләвез, Татарстанның Норлат заводлары да бар. Аларның икесе дә инвесторлар кулында.

Азатлык Мәләвез шикәр заводы ябылу белән килеп туган вазгыятьне тикшерде.

Мәләвез шикәр заводына 1960 елда нигез салынган. Быел аның 60 еллык юбилее булырга тиеш иде. 2007 елда аны Мәскәүнең "Продимекс" ширкәте сатып алды. Корылмага Башкортстанның тугыз районыннан 50дән артык хуҗалыгы чимал тапшыра.

Корылма елына 320 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртә ала, 2019 ел уңышыннан 303 мең тонна чималны ул эшкәртеп өлгергән. Картотека.ру мәгълүматларына караганда, заводта 440 кеше эшли.

Завод ябылган очракта, 440 кеше эшсез калудан тыш, шикәр чөгендере үстерү белән шөгыльләнгән авыл хуҗалыклары да зыян күрәчәк.

"4нче разрядлы слесарь булып 13 мең сум хезмәт хакы ала идем"

Мәләвездән Ринат Вахитов шикәр корылмасында слесарь булып эшләгән. Хезмәт хакы зур булмаган – 13 мең сум. Авыр капчыклар ташучы йөкчеләр 20-25 мең сум алган. Шикәр чөгендере килгән вакытта 60-80 мең сум да биргәннәр. Ләкин чөгендер сезоны өч кенә ай. "Хәзер безне эштән җибәрделәр, өч ай дәвамында хезмәт хакы түләп торачаклар, аннары хезмәт биржасына басарга туры киләчәк. Мәләвездә башка зур булмаган заводлар да бар, ләкин барыбер эш табу авыр. Хезмәткәрләрнең бер өлешен күркә үрчетү фабрикасына урнаштырдылар. Себергә китүчеләр дә бар", дип сөйләде Ринат Вахитов.

Ринат сүзләренчә, завод келәтләрендә әле 2017 елда җитештерелгән шикәр дә сатылмаган. Аларны кимендә ике ел буена сатачаклар. "Элек Казакъстаннан алалар иде. Былтыр көз Үзбәкстанда ике шикәр заводы төзелде, казакълар шунда күчте. Халык та бик шикәр кулланмый бит хәзер, кайнатма да ясау да бетеп килә", дип аңлатырга тырыша Ринат әфәнде килеп туган вазгыятьне.

Ул заводның җиһазлары бик искергән, гел ватыла иде диде. "Хуҗалар Мәскәүдән бит, алар күп акча тыкмый гына максималь табыш алырга тели", дип саный Ринат Вахитов. Ул әлеге мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш дип уйлый.

"Чөгендер җитештерү өчен алынган дистәләгән миллион сумлык техниканы нишләтик?"

Мәләвез районының Котыш авылында урнашкан "Старт" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдус Шәрипов "дөнья кешелекне ничек туйдырырга белми, ә монда булган әйберне ябалар", дип сөйләде Азатлыкка. Хуҗалык шикәр чөгендере белән шөгыльләнә. Моның өчен чит илдән комбайннар кайтартылган. "Без фермерлык хуҗалыгын үз кулларыбыз белән төзедек, бер нәрсәне дә бушлай хосусыйлаштырмадык. Шуңа күрә безгә "обидно" инде. Чөгендер эшкәртү өчен яңа технологияләр өйрәндек. 20 миллион сумлык сиптерү технологиясе генә ни тора. Кайберләрен бөртеклеләр өчен кулланырбыз инде, ә комбайнны нишләтәсе?" ди Илдус әфәнде.

Дөнья кешелекне ничек туйдырырга белми, ә монда булган әйберне ябалар

Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыклары соңгы елларда шикәр чөгендере үстерүне арттырган. Һава торышы да уңай булгач, зур уңыш алынган. Фермер заводны саклап калып була иде, хуҗалар кул кушырып утырды, җитештерелгән шикәрне сата алмады дип саный.

Илдус Шәрипов
Илдус Шәрипов

"Русия буйлап биш шундый завод ябыла бит. Рентабельлек юк диләр. Ул булсын өчен шөгыльләнергә кирәк. Эре холдингларның максаты – бөтен җитештерүне уңдырышлы кара җирле төбәкләрдә калдыру һәм аз чыгымнар белән күп табыш алу. Климат яхшы, чөгендерне гектарыннан 800 центнер алып була. Ә элек Алтайда да ачтылар, кешегә эш булсын дип тырыштылар. Кеше ышанды, заводлар тирәсендә бистәләр барлыкка килде. Хәзер алар кая барырга тиеш?

20 ел буена хуҗалар ник җиһазларны яңартмаган, заманчалаштырмаган. 20 ел буена заводның бөтен җелеген суырдылар да, хәзер "тузган", файда китерми дип мөһер суктылар", ди Илдус әфәнде.

Фермер шулай да "елап утырырга" җыенмый, башка юнәлешләрне үстерербез ди. Ләкин җитештерүне арттыру турында хакимияттән куелган максатларның чынбарлыкта башкача булуына борчыла.

"Җитештерлгән әйберне сатып була инде", ди ул.

Башкортстанда Мәләвездән кала тагын ике районда шикәр заводы эшли. Ләкин аларга чимал илтү мөмкин түгел, чөнки аларның үз районнары, зоналары бар дип сөйләде Илдус Шәрипов.

Мәләвез шикәр заводы
Мәләвез шикәр заводы

Әлеге вакытта фермерлык хуҗалыгының Мәләвез шикәр корылмасы белән бәйле тагын бер проблемы бар. Хуҗалыкка чимал өчен бирелгән шикәрне саклауга зур акчалар ала башлаган. Завод фермерлар яки хуҗалыкларга чөгендер өчен шикәрләтә түли. Ул шикәрне хуҗалыклар завод келәтләрендә саклап тора. Саклау өчен бер тоннага аена 600 сум түләү куйганнар. Элеваторда бөртеклеләрне аена 70 сумга саклыйбыз ди Шәрипов. Бу эш мәхкәмәгә кадәр барып җитәргә мөмкин дип фаразлый фермер.

Илдус Шәрипов Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында Мәләвез шикәр заводы белән килеп туган хәлне чишү өчен төзелгән инициатив төркемгә кергән. Анда заводны өлешләп сатып алып, җитештерүне саклау турында да сөйләшәләр. "Ләкин Башкортстан премьер-министры урынбасары моңа шикләнебрәк карый. Профессионаллар бу өлкәдән китә, ә без ник керәбез, ди. Шикәр бәясе төшә. Аны да аңлыйм. Дәүләт дәрәҗәсендә бер карар булыр", диде Илдус әфәнде.

Шимбә кәнне әлеге темага министрлыкта тагын бер киңәшмә узачак.

"Хөкүмәттә акыллы кешеләр утыра, хәл итәрләр"

Мәләвез шикәр заводына чөгендер үстерүче Гафури районыннан фермер Марат Рәхмәтуллин да паникага бирелмәскә тырышабыз, әлеге мәсьәлә белән республика хөкүмәте шөгыльләнә дип сөйләде. “Хәл ителергә тиеш, хөкүмәттә акыллы кешеләр утыра. "Инвестицион сәгатьтә" премьер-министры урынбасары Андрей Назаров яхшы гына фикерләр әйтте", ди фермер.

"Сатурн" фермер хуҗалыгы зводка китерелгән барлык чимал күләменең 10-15 процентын каплаган. Килеп туган вазгыятькә гаҗәпләнәсе түгел, уңышлы ел булды, чөгендер үстерү технологияләре яхшырды, шикәр кирәгеннән артык җитештерелде ди ул.

Мәләвез шикәр заводы
Мәләвез шикәр заводы

"Крестьянның ике проблемы бар диләр бит: уңыш бик күп булса һәм уңышы бөтенләй булмаса. Бер елны уңыш әйбәт кенә булырга мөмкин, ә икенче елны - корылык. Бу рисклы өлкә. Без Аллаһтан башка беркемгә өмет итмибез. Дәүләт безгә теләктәшлек күрсәтә, әлбәттә. Хөкүмәттән ярдәм булса, әйбәт булачак, ләкин паникага бирелмибез", диде Марат Рәхмәтуллин.

Башкортстан җитәкчелеге заводка инвестор эзли

Башкортстан җитәкчелеге Мәләвез шикәр заводына инвестор эзли. "Республика авыл хуҗалыгы министры әлеге проблем белән шөгыльләнә, ул "Продимекс" хуҗасы белән очрашты. Министрлык заводны яптырмаска тырыша, корылманы сатып алучы яки арендага алучы инвестор табу мөмкинлекләре карала", диде министрлык сүзчесе Алмаз Галимов.

"Продимекс": завод авыл хуҗалыклары файдасына эшләде

"Продимекс" баш мөдире урынбасары Вадим Ерыженский Мәләвез заводында җитештерүнең үзкыйммәте башка корылмалар белән чагыштырганда иң югары иде дип сөйләгән. Үз җирләрендә үстерелгән чөгендер җитештерү өчен чимал күләменең яртысын гына каплаганга, шикәр чөгендерен ул бәйсез хуҗалыклардан сатып алган һәм алар белән хуҗалыкларга файдалы шартларда килешү төзергә мәҗбүр булган. Шул ук вакытта чөгендерне ташу да завод исәбенә башкарылган диелә. "Заводны эшләтеп җибәрүнең шартлары гади: хуҗалыклардан сатып алынган шикәр чөгендерен эшкәртү рентабельле булырга тиеш", дигән ул "Агроинвестор" порталына.

Ерыженский сүзләренчә, завод ябылган килеш ничә ел кирәк, шулкадәр тора ала, икътисади вазгыять үзгәргәч, аны яңадан эшләтеп җибәреп була.

Аграр базар конъюнктурасы институты белгече Евгений Иванов фикеренчә, Мәләвез заводын яхшылап консервацияләгән очракта ул озак еллар яши ала. "Ләкин шикәр заводын тотучыларга башка җитештерү турында уйларга туры килергә мөмкин. Шикәр заводларының инфраструтурасы бик яхшы - тимер юллар, машина юллары, үз җылылык станциясе, газүткәргече, келәтләре бар. Мондый куәтле мәйданнарда теләсә нинди эшчәнлек алып барырга мөмкин", ди белгеч.

Белешмә

"Продимекс" - Русиядә шикәр җитештерүдә иң эре оешмаларның берсе, ул җир кишәрлекләре тотучы да. Ширкәт мәгълүматларына караганда, аның җир кишәрлекләре банкы 800 мең гектардан артык. Ул кишәрлекләр Воронеж, Белгород, Курски, Тамбов, Пенза өлкәләрендә, Краснодар һәм Ставрополь краенда, Башкортстанда урнашкан.

Ширкәтнең хуҗасы Олег Худокормов. Русия Forbes исемлегендә ул 175нче урында. 2019 ел мәгълүматларына караганда, аның байлыгы 600 млн доллар тәшкил итә. Басма язуынча, ул элек куәт оешмаларында эшләгән.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG