Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хисап пулаты: Путинның социаль ярдәм чаралары фәкыйрьләр санын киметү өчен җитәрлек түгел


Русия хөкүмәте 2020 елда илдәге фәкыйрьләр өлешен 10,8 проценка кадәр киметә алмаска мөмкин.

Русия президенты Владимир Путин үзенең гыйнвар юлламасында тәкъдим иткән социаль ярдәм чаралары чынлыкта фәкыйрьлекне киметүгә китермәячәк. Мондый нәтиҗәгә Русия хисап пулаты килгән.

Хөкүмәтнең 2020 елда фәкыйрьләр өлешен хәзерге 11,7 проценттан 10,8 процентка кадәр киметү планнары тормышка ашмаска мөмкин. Бу чаралар 1 миллионга якын русиялене фәкыйрь категорясеннән чыгарырга тиеш иде.

Русиядә фәкыйрьләр дип керемнәре федераль яшәү минимумыннан (11,185 сум) кимрәк булган кешеләр санала. Путин тәкъдим иткән чараларга илнең казнасыннан 2024 елга кадәр 4 трлн сумнан артык акча тотарга ниятләнә. Ләкин бу тәкъдимнәр арасында чыннан да аз керемле гаиләләрнең хәлен яхшыртырлык чаралар бик аз, дип РБКга Икътисад югары мәктәбенең Социаль сәясәт институты мөдире Лилия Овчарова белдергән.

Аз керемле гаиләләрдәге өчтән алып җиде яшьлек балаларга түләүләр, беренче балага акча түләү кебек чаралар гына күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗәле булырга мөмкин. Әйтелгән чаралар фәкыйрьләр санын берникадәр киметсә дә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча бу категория кешеләр саны арту сәбәпле, вәзгыять артык үзгәрмәячәк дигән белгеч.

Ана капиталын беренче балага бирү һәм аның күләмен 616 мең сумга кадәр күтәрү фәкыйрьлеккә берничек тә йогынты ясый алмаячак дигән Овчарова. Чөнки бу акчаларны гаилә бары торак ягын яхшыртуга, балаларын укытуга яки ананың җыелып килүче пенсиясен арттыруга гына тота алачак.

Узган елның декабрендә Росстат башлыгы урынбасары Константин Лайком белдергәнчә, Русиядә гомумән фәкыйрьлек дәрәҗәсе 12,4 процент тәшкил итә. Хәерче гаиләләрнең 80 проценты - балалы гаиләләр.

XS
SM
MD
LG