Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда мәхкәмә А321 казасын террорлык гамәле дип танудан баш тартты


Синай күгендә казага очраган очкыч калдыклары
Синай күгендә казага очраган очкыч калдыклары

2015 елда Синай ярымутравы күгендә җимерелеп төшкән А321 очкычында туганнары һәлак булган русияләр Мисыр түрәләреннән өчәр миллион доллар компенсация таләп итә.

Каһирә апелляция мәхкәмәсе 2015 елның көзендә Мисырның Шарм-әш Шәех шәһәреннән Петербурга юл алган А321 казасында зыян күргән русияләрнең шикаятен караудан баш таркан. Русияләр очкыч казасында Мисыр хөкүмәте вәкилләрен гаепле дип санап, аларга каршы шикаять биргән иде. Бу шикаятьне элек Төньяк Каһирә мәхкәмәсе кире какты. Хәзер апелляция мәхкәмәсе дә русияләрнең дәгъваларын нигезсез дип белдергән.

Шул ук вакытта Мисыр мәхкәмәсе бу каза өчен компенсацияләр турында шикаятьләрне карарга юридик хокукы булуын таный. Ләкин Мисыр ягы А321 казасын террорлык акты булуын танырга теләми.

Өстәвенә ул казада һәлак булган кешеләрнең бу очкычта чыннан да булуларын, ә шикаять иткән кешеләрнең аларга туган икәнлеген дә дәлилсез дип саный.

2015 елның 31 октябрендә "Когалымавиа" һава ширкәтенең А321 очкычы күккә күтәрелеп 23 минут узгач Синай ярымутравының Нәхл шәһәре янында җиргә килеп төште. 224 кеше үлде. Русия бу казаны террорлык гамәле дип белдерде, очкычның йөк тутырылган өлешендә кулдан ясалган бомба шартлаган булырга мөмкин диде. Террорлык гамәле өчен җаваплылыкны Русиядә тыелган Ислам дәүләте оешмасы үз өстенә алды.

Казада һәлак булган русияләргә иминият ширкәтләре акча түләде. Ләкин 30 кешенең туганнары бу очкыч казасы Мисыр хөкүмәте түрәләре җавапсызлыгы аркасында килеп чыккан дип белдерде һәм алардан һәр һәлак булучыга 3 миллион доллар күләмендә акча таләп итте.

Русияләрне яклаучы юристлар Мисыр ягының очкычта бу кешеләрнең булуы расланмаган диюе “әдәпкә сыймый” дип белдергән. “Мисыр ягы очкычта бу кешеләр булуын төгәл белә, ә аларның туганнарының тулы исемлеге иминият ширкәтләрендә теркәлгән” дип аңлаткан юристларның берсе Давид Кухалашвили Коммерсантка.

Русия ягы казада һәлак булганнарны тану һәм җирләү эшен күптән тәмамлаган. Русия тикшерү комитеты бу казаны террорлык гамәле дип икеләнмичә атаган. Ләкин Мисыр ягы моны кире кага һәм каза сәбәпләрен ачыклау эшендә ярдәм күрсәтми диелә.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG