Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс православ чиркәве вәкиле Конституциядә балаларның кыйммәтен искә алуга каршы чыкты


Александр Щипков
Александр Щипков

Бу төзәтмә кертелсә балаларны гаиләдән дәүләт карамагына алуга нигез була диләр.

Русия Конституциясенә балаларның ил өчен кыйммәте хакында язып кую куркыныч тудыра дип белдерә Урыс православ чиркәвенең җәмәгатьчелек һәм медиа белән мөнәсәбәтләре бүлеге рәисе урынбасары, МДУ профессоры Александр Щипков.

“Бер караганда, бик матур әйтелгән. Ләкин Русия – ул дәүләт, ягъни балалар дәүләтнең мөлкәте дип игълан ителергә мөмкин. Чынлыкта бу сәяси технологияләр аша башкарылган хәйләле гамәл”, дигән Щипков.
Профессор фикеренчә, Төп канунга бу үзгәреш кертелсә, дәүләт, баланың ил өчен кыйммәтле булуына сылтанып, аны ата-анасыннан тартып алырга мөмкин. “Дәүләт гаилә эченә керергә тиеш түгел” дигән галим.

Русия президенты Владимир Путин 2 мартта дәүләт думасына Конституциягә үзгәрешләр кертү хакында канун өлгесен кертте. Бу үзгәрешләрдә Төп канун текстына Ходай (Бог) турында искә алу, балаларның дәүләт байлыгы һәм гаиләнең ир белән хатын-кыз арасындагы берлек булуы турында язып кую күздә тотыла.

Шулай ук Конституциядә урыс теленә “дәүләт коручы халык теле” статусы бирү дә тәкъдим ителә. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мондый үзгәреш кертүгә каршы чыкты.

Конституциягә үзгәрешләр кануны башта Русия Думасында, аннары төбәкләрнең парламентларында хупланырга тиеш. Аннары бу үзгәрешләр турында Русия күләмендә тавыш бирү оештырыла, ул 22 апрельдә узар дип фаразлана.

Илнең Төп канунына үзгәрешләр кертүне Путин 15 гыйнвардагы юлламасы вакытында тәкъдим итте. Төп үзгәрешләр илдәге сәяси системга карый – хакимиятнең бер өлеше президенттан парламентка күчә, Дәүләт шурасы идарә функцияләре ала, шулай ук Югары һәм Конституция мәхкәмәләренең хөкемдарларын эшенннән алу мөмкинлеге тудырыла.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG