Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Инсаф Хәйруллин Дагыстан вице-премьеры итеп билгеләнә


Инсаф Хәйруллин
Инсаф Хәйруллин

Элек икътисад һәм транспорт министрлыкларында эшләгән Инсаф Хәйруллин Дагыстанда төзелеш өлкәсе өчен җавап бирәчәк.

2005-2014 елларда Татарстан хөкүмәтендә министр урынбасары булып эшләгән Инсаф Хәйруллин Дагыстанга вице-премьер итеп билгеләнә. Хәйруллинны бу вазифаны вакытлыча башкаручы итеп билгеләү турында боерыкка Дагыстан республикасы җитәкчесе Владимир Васильев кул куйган.

Инсаф Хәйруллин 1970 елның 11 февралендә Казанда туган. Казан дәүләт университетында, Казан финанс-икътисад институтында укыган. Икътисад фәннәре кандидаты. 2005-2010 елларда Татарстанның икътисад министры урынбасары була. 2010-2014 елларда республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары. 2018 елдан "Декса-Казан" ширкәте баш мөдире.

2018 елның февралендә Дагыстан республикасының премьер-министры итеп Татарстанда дүрт ел икътисад министры булып эшләгән Артем Здунов билгеләнде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG