Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары рада Гончарукны премьер-министр вазифасыннан азат итте


Алексей Гончарук
Алексей Гончарук

Алексей Гончарукны эшеннән алуны Рада депутатлары бертавыштан хуплады. 

Украина премьер-министры Алексей Гончарук вазифасыннан алына. Аны эшеннән җибәрүне хуплап Югары раданың 353 депутаты тавыш биргән. Каршылар булмаган.

Февраль ахырында “Украинская правда” Раданың Гончарукны эшеннән җибәрү мәсьәләсен караячагын хәбәр итте. Украина президенты Владимир Зеленскийның Гончарук эшеннән кәнәгать булмавы әйтелде. Газета язганча, президентка илдәге икътисадның торышы начараю һәм сәнәгать җитештерү индексы түбәнәю, медицина рефомасы барышы тиешлечә булмау, коронавирус белән килеп туган хәл һәм коммуналь хезмәт бәяләре югары булуы ошамый, болар Гончарукның тиешле дәрәҗәдә эшләмәве нәтиҗәсе.

Гыйнварда Гончарук үзе эшеннән китәргә теләве турында гариза язды. Аның бу карары Гончарукның Зеленскийны тәнкыйтьләгән аудиоязмаларның интернетка эләгүе белән бәйле иде. Ул вакытта Зеленский премьер-министрның гаризасын кабул итмәде, “хәзер дәүләтне һәм җәмгыятьне какшату вакыты түгел” диде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG