Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Зыя Камали утарына мәдәни мирас объекты статусы бирелде


Уфада Зыя Камали йорты
Уфада Зыя Камали йорты

Мәҗит Гафури урамы, 89 йорт адресында урнашкан бина дәүләт тарафыннан 19 гасыр ахыры-20 гасыр башы тарихи һәйкәле дип танылды.

Күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе, Галия мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры Зыя Камалиның Уфадагы утары дәүләт тарафыннан тарихи һәйкәл дип танылды. Бу турыда карарны 28 февральдә Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе башлыгы Олег Полстовалов имзалаган. Боерыкка ярашлы, Зыя Камали утары 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башы тарихи истәлеге дип танылган.

Бу турыда Азатлыкка Уфада яшәүче юрист, Башкортстан җитәкчесе каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы, "Архзащита" оешмасы активисты Эльза Мәүлимшина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге карар Русия юстиция министрлыгында теркәлгәннән соң бу тарихи йортка бернинди дә куркыныч янамый дияргә була. Боерыкның күчермәсе Азатлыкта бар.

Элегрэк Башкортстан Мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе Зыя Камали утарын Мәдәни мирас чалымнары булган объектлар исемлегенә керткән иде.

Узган елның август башында Мәүлимшина "Башкультнаследие" идарәсенә Уфаның Мәҗит Гафури урамында урнашкан Зыя Камали йортын тарихи истәлек итеп тану турында гариза тапшырды. Эльза берничә ел дәвамында Зыя Камали йортын саклап калу өчен тырышып йөрде, әлеге тарихи бинаны мәдәни мирас объекты дип тануны сорап, идарәгә гариза да язган иде.

Уфадагы Зыя Камали йорты үз вакытында күп кенә тарихи шәхесләр торуы белән данлыклы. Монда атаклы “Галия” мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның ректоры Зыя Камали, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури, Салават Юлаев бүләге иясе, язучы Сәйфи Кудаш үз гаиләләре белән яшәгән.

Гариза белән бергә ул йортның дәүләт тарафыннан сакланырга тиешле, тарихи кыйммәткә ия булганын раслаучы 62 биттән торган нигезләмә дә бирелде. Бу документлар арасында Мәҗит Гафури урамы, 89нчы йортның Зыя Камали тарафыннан сатып алынуын раслаучы кәгазьләр, Мәҗит Гафуриның улы Әнвәр Гафуриның гаилә архивыннан фотосурәтләр, Зыя хәзрәттә әтисе белән бергә яшәгән Сөембикә Кудашеваның (Сәйфи Кудашның кызы) Зыя Камали турындагы истәлекләрен туплап бастырып чыгарган китабы да бар. Башкортстанның мәдәни мирасны саклау идарәсенә җибәрелгән нигезләмәсендә Эльза Мәүлимшина узган гасыр башында Зыя Камали йортында Башкортстан һәм Русия күләмендә танылган күренекле дин, фән һәм мәдәният эшлеклеләре яшәгәнен искәрткән иде.

"Зыя Камали (чын исеме – Пәрвәзетдин Камалетдинов) – 20 гасыр башының күренекле мәгърифәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, дин галиме, язучы, исламны реформалаучы, Уфаның Икенче һәм Өченче Җәмигъ мәчетләре имам-хатыйбы, Башкортстандагы беренче югары уку йорты булган, Уфадагы яңа ысул (жәдитчелек) белән белем бирүче "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы, аның ректоры", диелә юрист гаризасында. Ул шулай ук татар-башкорт әдәбияты һәм шигърияте классигы, фольклор галиме, драматург, БАССРның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафуриның да шушы йортта яшәгәнен ассызыклаган иде. Бу тарихи бинада шулай ук танылган татар һәм башкорт әдибе, БАССРның халык шагыйре (1964), Салават Юлаев исемендәге бүләк иясе Сәйфи Кудаш та яшәгән. Эльза Мәүлимшина китергән документларда Зыя Камалиның бу йортны 1908-1911 еллар аралыгында Иван Сергеевтан сатып алганы әйтелә. Йорт ихатасында атлар тоту өчен абзар да була. Йорт тирәли зур чия бакчасы утыртылганы да әйтелә. Шушы ук мәгълүматны 1911 елда чыккан "Уфаның белешмә китабы" һәм башка чыганакларда да табып була. Шул елларда чыккан газетларда исә "Галия" мәдрәсәсенә шәкертләр кабул итү турында игъланнар сакланган, бу белдерүләрдә укырга керергә теләүчеләрне Никольская урамы, 83нче йортка чакырганнар (урамдагы йортлар саннары үзгәргәннән соң, бу йорт 89нчы йорт булып калган).

"Нәкъ шушы йортта яшәгәндә Мәҗит Гафурига Башкортстанда беренче булып "Халык шагыйре" дигән мәртәбәле исем бирелә. Шагыйрьгә шәһәрнең Гоголь урамыннан йорт бирәләр, ә Зыя Камали йорты урнашкан Никольская урамын шагыйрьнең үзе исән чагында ук "Мәҗит Гафури урамы" дип атыйлар", дип искәртә ул.

Элегрәк Эльза Мәүлимшина тәкъдиме белән бер төркем татар зыялылары йортны тарихи мирас дип тануларын сорап Башкортстан җитәкчелегенә хат язган иде. Шулай ук "Милли шура" рәисе Васил Шәйхразыев та Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка Зыя Камали йортына игътибар итүен сорап, мөрәҗәгать юллады.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG