Accessibility links

Татарстан парламенты Атласиның исемен мәңгеләштерү тәкъдимнәрен махсус комиссиягә юлларга куша


Татарстан парламенты бинасы
Татарстан парламенты бинасы

Татар активистларының Һади Атласи һәм аның иптәшләре исемнәрен мәңгеләштерү турында мөрәҗәгатенә Татарстан парламентыннан җавап килгән.

Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов имзалаган хатта тәкъдимнәрне Татарстан үсешенә зур өлеш керткән күренекле эшлеклеләрнең истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиягә җибәрергә киңәш ителгән.

Атласи исемен мәңгеләштерү турындагы хат авторларының берсе Наил Нәбиуллин моны "отписка" дип атады.

Татар яшьләре 1938 елда "атласовчылар" эше нигезендә атып үтерелгән тугыз татар зыялысының истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән февраль урталарында чыккан иде. Бу турыда алар Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте. Һади Атласи исеме яңадан кайтарылып, аның шәхесе бүгенге татарларга үрнәк итеп куелырга тиеш дип саный активистлар.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 15 февральне Татарстанда рәсми рәвештә Һади Атласи һәм аның иптәшләрен искә алу көне дип игълан итәргә чакырды. Бу көн кысаларында республика күләмендә матәм җыеннары, очрашулар, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында искә алу дәресләре уздырырга тәкъдим итте.

Шулай ук мөрәҗәгать авторлары Казанда Һади Атласи һәм аның иптәшләренә лаеклы һәйкәл һәм музей булырга тиеш дип саный.

Һади Атласи 1876 елда Чүпрәле районы Иске Чәке авылында туган. 1908 елда Оренбурның Каргалы бистәсендәге Гани бай Хөсәеновның укытучылар семинариясен тәмамлый. 1903 елда Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсендә имам һәм мөдәррис. Әлмәттә кызлар мәктәбе ача.

1907 елда Самара губернасыннан Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана. 1911-1914 елларда "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөен-бикә" тарихи әсәрләрен бастырып чыгара. 1929 елда Атласины гаепсезгә кулга алып, ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр. 1936 елда ул кабаттан кулга алына.

1937 елның 23-28 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы тугыз тата зыялысын атарга хөкем итә. Болар тарихчы Һади Атласи, укытучы Гали Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазыл Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Барый Фаттахов, хезмәткәр Зәкәрия Фаттахов һәм имам Рәшит Яруллин була.

1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.

Казанда бер урамга Һади Атласи исеме бирелгән. Бөгелмә шәһәрендә 14 нче санлы татар гимназиясе Һади Атласи исемен йөртә, монда аның музее да бар. Бөгелмәдә шулай ук Һади Атласи хәйрия фонды эшли, ул ел саен "Мәгърифәтче", "Шәфәгать иясе", "Милләтпәрвәр", "Иҗтиһатлы укучы" номинацияләрендә Атласи премияләрен тапшыра.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG