Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әлиф" спектаклен соңгы тапкыр күрсәтәчәкләр


"Әлиф" спектаклендә Нурбәк Батулла
"Әлиф" спектаклендә Нурбәк Батулла

"Алтын битлек"кә лаек булган хореографик проект коллективка иҗат итү шартлары булмау сәбәпле ябыла.

Татар теленең юкка чыгуы фаҗигасе турында сөйләүче "Әлиф" хореографик спектакле 16 апрельдә Казанда соңгы тапкыр күрсәтеләчәк. Тамаша Камал театрының кече сәхнәсендә була.

Спектакльнең режиссеры, "Әлиф" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Туфан Имаметдинов тамашаның соңгы тапкыр күрсәтелүенең сәбәбе дип иҗат итәргә шартлар булмавын атады. "Репетицияләр ясарга даими урын юк, оештыру эшләрен, билет сатуны башкарырга кеше юк, ул эшкә түләнми. Бер спектакльне уздыру да бик авыр. Спектакль куюдан кергән акча чыгымнарны капламый", дип сөйләде Туфан Азатлыкка.

Аның сүзләренчә, урын табылган очракта да, үз урыннары булмагач, кемгәдер яраклашырга туры килә. "Бирелгән вакытта коллектив җыела алмый, чөнки һәркем тагын кайдадыр эшли", диде ул.

Режиссер Татарстанда яңа татар мәдәнияте игътибар юк дип белдерә. "Альтернатив татар мәдәнияте мондагыга караганда чит илдәгеләргә кызыграк. Монда яшәүче тамашачы кызыксынмый. Безнең чынбарлыкны яңадан фикерләргә тырышуыбыз яклау тапмый. "Әлиф" спектакле шәхси акчаларга эшләнде, "Шамаил" спектакле Мәскәүдән алган грантка чыкты, "Әллүки" Мәскәүнең "Инклюзив" төркеме грантына эшләнде. Күренеп тора – спектакльләр йә үз акчабызга, яисә башка шәһәрдән килгән грантлар ярдәмендә иҗат ителә. Менә "Әлиф"нең соңгы тапкыр уйналуы хакында да бары бер генә журналист, игълан чыгып берничә көн узгач кына кызыксынды. "Әлиф"нең мактаулы исемнәре шактый, татар темасына багышланган спектакльләр арасында чит илләргә шулкадәр күп йөргән спекталь башка юк та, икенчедән, "Алтын битлек" алган. Шундый спектакль Казанда сәхнәдән китә – миңа калса, күпләргә бу барыбер", дип сөйләде Туфан Имаметдинов.

"Әлиф" спектакле еллар дәвамында үзенең асылын югалта барган татар теленә багышлана. Телне башта латин имласына күчереп, аннары кирилл хәрефләренә күчәргә мәҗбүр итү аның җиде хәрефен югалтуга китергән, тел үзенең асылыннан тайпылган, дип әйтергә тели авторлар.

Ике ел эчендә "Әлиф" Азәрбайҗанда, Франциядә, Романиядә, Петербурда, Мексикада заманча бию халыкара фестивальләрендә катнашты. 2018 елда "Әлиф"тәге роле өчен Нурбәк Батулла Русиянең иң абруйлы театр бүләге – "Алтын битлек"кә лаек булды. Ул "Балет-заманча бию/ир-ат роле" номинациясендә җиңгән иде. Бүләкләү тантанасында Нурбәк татар телендә чыгыш ясап, "рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм", диде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG