Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Когалымавиа" Синай күгендәге каза өчен Мисырдан $200 млн сорый


"Когалымавиа" очкычы
"Когалымавиа" очкычы

Мисыр хакимиятләре "224 кешенең үлеменә китергән җинаятьчел битарафлык өчен җаваплылык алмады, зыян күрүче ширкәтләргә дә, һәлак булучыларның гаиләләренә дә компенсация түләмәде", диелгән шикаятьтә.

2018 елда банкротлыкка төшкән "Когалымавиа" һава ширкәте һәм Төркиянең Prince Group туристик холдингы Мисыр хакимиятен Һаагада БМО Халыкара сәүдә хокукы комиссиясе каршындагы Даими арбитраж мәхкәмәсенә шикаять иткән. Ширкәтләр 2015 елда Шарм-эш-Шәйх шәһәреннән Петербурга юнәлгән очкыч казасыннан күрелгән зыянны һәм Мисыр икътисадына кертеп, югалтылган инвестицияләр каплатуны таләп итәләр. Бу хакта РБК яза. Зыян күләме 201 млн доллар дип бәяләнә.

Шикаятьләр 2017 елда ук тапшырылган, ләкин эш нигезендә тыңлаулар 2020 елда гына башланган.

2015 елның 31 октябрендә "Когалымавиа" һава ширкәтенең А321 очкычы күккә күтәрелеп 23 минут узгач Синай ярымутравының Нәхл шәһәре янында җиргә килеп төште. 224 кеше үлде. Русия бу казаны террорлык гамәле дип белдерде, очкычның йөк тутырылган өлешендә кулдан ясалган бомба шартлаган булырга мөмкин диде. Террорлык гамәле өчен җаваплылыкны Русиядә тыелган Ислам дәүләте оешмасы үз өстенә алды.

Тикшерү барышында шартлаткычны очкычка урнаштырырга һава аланы хезмәткәре ярдәм итүе ачыкланды.

"Когалымавиа" һәм Prince Group Мисыр һава аланнарындагы иминлек системнары халыкара нормаларга һәм таләпләргә туры килмәгәне турында террор гамәленә кадәр белгән дип раслый.

Шартлаудан соң 4,5 ел узса да, Мисыр "Когалымавиа" очкычы казасы сәбәпләре турында рәсми хисап чыгармады.

Мисыр хакимиятләре "224 кешенең үлеменә китергән җинаятьчел битарафлык өчен җаваплылык алмады, зыян күрүче ширкәтләргә дә, һәлак булучыларның гаиләләренә дә компенсация түләмәде", диелгән шикаятьтә.

Каза корбаннары туганнары Русиядәге мәхкәмәләр аша "Когалымавиа" һәм "Ингосстрах"тан 32 млн сум ала алды. Мисыр мәхкәмәләре бөтен дәгъвәләрне кире какты.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG