Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын-кызның хокуклары, роле, урыны һәм бәхете


Хатын-кызның хокуклары, роле, урыны һәм бәхете
please wait

No media source currently available

0:00 0:32:27 0:00

Чираттагы подкаст 8 март алдыннан яздырылды. Хатын-кызлар хокуклары, роле, урыны, бәхете турында журналист, хатын-кызлар белән бәйле проектлар авторы Алсу Кормаш һәм  Европада "Ханым" оешмасы идарә әгъзасы, өч бала әнисе Чулпан Беккер белән фикер алыштык.

Ниләр турында сөйләштек.

  • Тумышы белән Татарстаннан булган Чулпанның Германиядәге бер авылга килен булып төшүе, аңа алманнарның мөнәсәбәте.
  • "Алар чын хатын-кыз бул диләр”. Хатын-кыз тыйнак булырга, токмач басарга, кыска итәк кимәскә тиеш – бу җәмгыять куйган таләпләрме, әллә барысы да хатын-кызның үз башындамы?
  • Мишель Обама Баракны ничек итеп вакытында кичке ашка кайтуны оештырган?
  • Хатын-кыз бәхете ирдәнме?
  • Бүгенге акылың белән 18 яшьлек үзеңә нинди киңәшләр бирер идең?
  • Гаиләдә көч куллану: хатын-кызлар ник ярдәм сорарга курка?

"Татарча подкаст"ны Азатлык сайтында, Youtube видеохостингында һәм Instagram-да тыңларга мөмкин.

Әгәр сезне кызыксындырган темалар һәм сораулар булса, azatliq@rferl.org почтасына "Татарча подкаст" дип тамгалап языгыз.

XS
SM
MD
LG