Казанның Ершов урамында төзелеш бишегеннән егылып төшеп өч кеше үлгән, тагын ике кеше хастаханәдә, аларның хәле уртача авырлыкта. Бу турыда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Төзелеп килүче ун катлы йортка эленгән төзелеш бишеге, аска төшеп барганда, ычкынып киткән һәм бишенче кат тирәсендә туктап калган. Бишектәге ике кеше җиргә егылып төшкән. Алар шунда ук җан биргән. Тагын ике кешене хастаханәгә китергәннәр. Зыян күрүчеләрнең берсе хастаханәдә үлгән. Бишектә булган кешеләрнең берсе тәрәзәгә ябышып калып, аска төшә алган, аның кулы яраланган диелә.
Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.