Accessibility links

Мари Илендә ике имам эштән алынган: мәхәллә халкы каршы


Красногорски мәчете
Красногорски мәчете

Мари Иленең Звениговский районындагы ике бистә имамын республика мөфтие "Сөләйманчылар" тарафдары булуда гаепләп, вазифаларыннан алган. "Сөләйманчылар" Русиядә тыелмаса да, дәүләт телеканалы аша имамнарның иминлеккә куркыныч тудыруы турында сөйләнде. Имамнар барысын да кире кага.

Мари Иле республикасының Звениговский районы мәчетенең ике имамы Рафаил Сафин (Мочалище бистәсе) һәм Фәрит Шаһиев (Красногорски бистәсе) рәсми рәвештә вазифасыннан алынган. 2019 елның 30 декабрендә мөфти Фәнүс Сәлимгәрәев җитәкчелегендәге Мари Иле мөселманнары төбәк диния идарәсе җыелышта шундый карар чыгарган. Соңрак "Мари Иле" ГТРК каналында бу имамнарны "Сөләйманчылар" сектасы тарафдарлары булуда гаепләп бер тапшыру чыгарды.

Error rendering VK.

Бу хәл имамнарны бик аптыраткан һәм алар яла ягу, дини хисләрне мыскыллауда гаепләп прокуратурага шикаять иткәннәр. Азатлык әлеге низагка бәйле кешеләр белән сөйләште.

Мари Илендә низамнамә белән килешмәүче ике имам эштән алынган: мәхәллә халкы каршы
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:30 0:00

Фәрит хәзрәт, Мари Иле мөфтияте белән низаг кайчан башланды?

— Минем Айрат һәм Әмир исемле урынбасарларым бар иде, аларны эштән җибәрделәр инде. (Әмир хәзрәт хәзер Татарстанның Арча районы мөхтасибе булып тора). Нигәдер аларны Мари Иле мөфтияте яратмады. Хәзер мине дә яратмыйлар. Иң соңгы тарткалаш низамнамәгә (устав) бәйле булды. Мари Иле юстиция министрлыгы тикшерү уздырды һәм безгә ул документны яңартырга кирәк иде. Ягъни Русия кануны нигезендә яңа үзгәрешләр кертергә кирәк иде.

Фәрит Шаһиев
Фәрит Шаһиев

Яңа низамнамәдә мөфтият мәхәллә җыелышыннан башка гына да имамны вазифасыннан төшерә ала дип язганнар. Мисал өчен, мөфти хәл иткән икән, имамны чыгаралар да җибәрәләр. Тагын берничә шундый пункт бар. Без бу мәчетне бит үзебез төзедек. Төзегәч ни өчен хокукларыбыз кысыла?

Бу низаг 2019 елның сентябрендә башланды. 30 декабрьдә мөфтияттә җыелыш уздырдылар һәм безне анда чакырмадылар. Мочалище имамы Рафаил хәзрәт үзе анда барган иде, аны бу җыелыштан куып чыгарганнар. Шул җыелышта безне имамлыктан алырга һәм ревизия комиссиясе вәкиле буларак мине дә аннан азат итәргә дип хәл иткәннәр. Шуннан соң мин Фәнүс хәзрәттән бу җыелыш карарын сорадым. Ул аны бирмәде, имеш мин аны интернетта тарата алам дигән булды. "Үзең гариза яз да кит" дип әйтте. Мин: "Юк, мине монда халык сайлады, алар "кит" дип әйтсә генә китәчәкмен" дип әйттем. Аннары ГТРК телевидениесендә тапшыру чыкты һәм анда безне "Сөләйманчылар" сектасы вәкиле дип гаепләделәр. Имеш без террорчылык белән шөгыльләнәбез.

"Сөләйманчылар" — кемнәр ул?

"Сөләйманчылар" яки "Сөләйманчы" — Нәкшбандия тәрикатенең суфичыл тармагы. Нәкшбандия Идел-Урал төбәгендә һәм Урта Азиядә популяр булган. Аның төрле тармаклары бар.

"Сөләйманчылар" тармагы аңа нигез салучы Сөләйман Гыйлми Тунахан хөрмәтенә аталган. Ул 1888-1959 елларда яшәгән.

Татарстан мөфтиенең элекке урынбасары Вәлиулла Якупов үзенең "Рәсми булмаган ислам" хезмәтендә "Сөләйманчылар — үз эшчәнлеген Татарстанда да таратырга тырышкан Төркиянең суфичыл төркеме" дип язды.

"Сөләйманчылар" Русиядә тыелган оешма буларак теркәлмәгән.

Безгә инде ике тапкыр прокуратурадан тикшерү килде. Беренче тапкырда прокурор ярдәмчесе булып китте. Аннары ФСБ, Мари Иле Юстиция министрлыгыннан, аннары БТИдан (бюро технической инвентаризации) килделәр. Алар безнең документларны карап, мәхәллә исеме язылмаган дип әйттеләр. Мәчеттә бу хакта мәгълүмат эленеп торырга тиеш икән.

Икенчесе: китапларның безнеке булуы турында мөһер юклыгын әйттеләр. Мәхкәмә булды һәм безгә кисәтү чыгарды.

—​ Мөфтият нәрсә таләп итә, сез ни телисез?

— Низамнамәдәге яңалыклар белән килешмибез. Миңа калса, бу безне чыгарып җибәрү өчен сәбәп эзләү. Моңа кадәр урынбасарларны чыгардылар. Берсе Арча районы мөхтасибе булды һәм Татарстанда барысын да канәгатьләндерә. Мари Илендә гомумән яшь имамнар эшләп китә алмый.

—​ Ни өчен?

— Белмим. Монда белемле имамнар кирәк түгел.

—​ Сез үзегез кайда укыдыгыз?

— Казанда "Мөхәммәдия"не бетердем. Белемне арттыру өчен Уфада ислам университетында укыдым.

—​ Прокуратурага мөрәҗәгать итмәдегезме?

— Без Рафаил хәзрәт белән 14 февральдә прокуратурага яздык. Узган атнада алардан килгән җавапка караганда, безнең гаризаларны Тикшерү комитетына юллаганнар. Комитет җинаять эшен ачу-ачмауны хәл итәчәк. Без яла ягу, милли һәм дини нәфрәт тудыру нигезендә җинаять эше ачуларын таләп иттек.

—​ Башка мөфтияткә күчәргә уйламыйсызмы?

— Мондый фикерләр бар. Әмма бу мөфтияттән чыкканнан соң тикшерү артыннан тикшерү башланачак, безнең өстән шикаять өстенә шикаять язачаклар. Бу мөфтияткә кермәгәч, мин чит имам булып чыгачакмын. Кыскасы, прокуратура бездән китеп тормаячак инде. Шуңа бу яктан куркыныч. Теләгебез булмаса да чыгу турында фикерләр килгәли.

Алар телевидение аркылы безне экстремизмда гаепләделәр. Бу бик куркыныч гаеп. Мин моның белән килешмим. Аларның бу җөмләләрен кире кагуын телим. Прокуратура ни әйтер, көтәбез.

—​ Мәхәллә халкы ни ди?

— Без мәчеттә ике җыелыш уздырдык. Соңгы җыелышта 50ләп кеше килде. Бу хәлне гаделсезлек дип бәялиләр. Җыелышка мөфти Фәнүс хәзрәтне дә чакырдык. Телефонның тавыш көчәйткече аркылы сөйләштек, "ник килмәдегез?" дип сорадык. Ул: "мин әле килергә әзер түгел" диде.

Безнең мәчетебездә эш бара. Балалар лагерьлары оештырдык. Кем нәрсәдер булдырырга тырыша, шуңа бәйләнәләр. 2011 елга эшкә килгәч: "Беркайда да катнашма, тәрәз төпләрен чиста тот, мәчеттә чиста булсын" диделәр. Чисталык мөһим, әмма имам вазифасы бит исламны тарату. Мин Татарстаннан билгеле имамнарны күбрәк чакырырга теләгән идем. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, казый Җәлил Фазлыев, абыстай Рәшидә Исхакый (Татарстанның элекке мөфтие Госман Исхакый әнисе) булган иде. Андый кешеләр белән очрашудан соң мөселманнарның рухлары күтәрелеп китә. Госман хәзрәтнең әнисе әбиләргә Коръән өйрәнергә этәрнеч булды.

"Ни өчен башка мөфтият белән элемтәдә торасыз дип кызыксындылар. Гәрчә Татарстан мөфтиятеннән ник куркырга? Татарстаннан дини газетларны тарату шулай ук тыелган. Без экстремизм булган белән булмаганны гына аерабыз бит инде. Безгә экстремизм кирәкми. Мин дә бернинди сектага кермим. Халык та моны раслый ала. Без намаз укырга, Аллаһка гыйбадәт кылырга гына өйрәтәбез.

Мари Илендә рәтләп мәчеткә йөрүче дә юк, нинди сектантлар булсын инде. Җомгага килгән өч кеше арасында нинди сектант тапмакчы булалардыр.

Мин Красногорскида тудым. Гаиләм Казанда яши. Үзем "Вкуснотеев" ширкәте мөдире (чәкчәкләр ясый торган ширкәт). Мәчет 2010 елда ачылган иде. Бу вакыттан бирле мин монда имам вазифасын башкарам. Элек намазларны урынбасарларым алып барды. Мин күбрәк бизнес белән шөгыльләндем. Инде өч ел имам вазифасын тулысынча башкарам. Ике урынбасарымны да әкрен-әкрен генә кысрыклап чыгардылар.

Гаетләргә 40-50 кеше килә. Җомгаларга 6-10 кеше килә. Әкрен генә арталар. Җәйге лагерьлар оештырыла. 20 бала килде", ди Фәрит Шаһиев.

Рафаил Сафин
Рафаил Сафин

Мочалище бистәсе имамы Рафаил Сафин килеп туган вазгыятьне болай аңлатты:

"Безнең мәчет 2009 елда төзелде. 2012 елдан имам булып торам.

Безнең эчке уставта мәхәллә җыелышы гына имамны вазифасыннан төшерә ала дип язылган. 30 декабрьдә мөфтияттә узган җыелыштан соң ике ай үтте, без әле дә эшлибез. Безнең хатабыз юк, канунга каршы килү юк. Бу эш бик нервага тия. Бөтен Русия алдында телевидение аркылы безгә яла яктылар.

Яңа низамнамәдә үзгәрешләр бик күп. Имамны мәхәлләдән сорамыйча гына алып ташлау хокукы бирелә. Мөфти янына килгәч түбәтәйне салмадың икән, ала да ташлый.

Без низамнамәне төзәтмәләр белән Уфага җибәрдек. Аннары тагын хат җибәрдек. Уфадан беркемнән дә җавап булмады.

Телевидение тапшыруында барлык имамнар безне эштән алуга ризалаштылар дип сөйләделәр. Әмма анда имамнарның яртысы гына булды. Чөнки мөфти үзе белән ризалашучыларны гына чакыра. Үз урынын югалтудан курка.

Алар фикеренчә, имамнар авызын йомып утырырга тиеш. Русия каналындагы сюжетта: "Алар җыелышларны өзә" диләр. Без Фәрит хәзрәт белән үз фикребезне белдерергә, алар белән килешмәскә хокуклы. Әмир хәзрәтне (хәзерге Арча районы мөхтасибе) чыгарганда Фәнүс хәзрәт аның өч хатасын әйтте - Төркиягә барды, диде, ул тыелганмы? Дагыстанга барган, ул ярамыймы? Аннары мәдрәсә урынына үзенә йорт сала диде. Әмир хәзрәткә республиканың бөтен мәчетендә дә имам булып эшләү тыела диелде. Фәрит хәзрәт, мин һәм тыган ике имам җыелышта моңа каршы чыктык. Башкалар моңа ризалык белдереп кул күтәрде. Безгә каршы да шулай кул күтәргәннәр инде. Мин бер дини форумга барган идем, анда республика имамнары минем күзгә карарга оялдылар, чөнки дөрес эшләмәгәннәрен аңлыйлар.

Имеш Сәлимгәрәев: "Рафаил хәзрәткә алмаш булмаса, мин бу мәчетне ябып куячакмын" дигән. Әлбәттә, бу —кеше сүзе. Дөресме-юкмы, белмим. Мәчетне ябу соңгы юл бит инде. Безне мәхәллә халкы яклый без моны сизәбез. Бу безгә көрәшергә көч бирә.

Тәлгат хәзрәт Таҗетдин белән сөйләшергә уйламыйсызмы?

— Уйлаган идек. 3 декабрьдә республика мөфтиятеннән Тәлгат хәзрәт янына барып кайтканнар. Бу ситуацияне үзләре теләгәнчә сөйләгәннәрдер.

Мәхәллә халкы фикере

Равия Филимонова
Равия Филимонова

Красногорскийдагы "Нурулла" мәчетенә йөрүче Равия Филимонова:

"Нурулла" мәчетенә йөрүемә ике ел тулды. Фәрит хәзрәтне Йошкар Оладагы мөфти яхшырак беләме, әллә инде безме? Мин җомга намазларына йөрим. Кешене яхшылыкка чакыра торган вәгазьләр сөйли. Монда бернинди радикаллык, терорчылык юк. Җәйге лагерьлар оештырыла. Анда оныгым йөри. Анда да мәрхәмәтлеккә өйрәтәләр. Бу радикал төркем, нинди дә булса секта була аламы? Без караңгы кешеләр түгел бит, террор төркемнәре, радикал төркемнәрне телевизордан гел сөйләп торалар, без алар турында чамалыйбыз бит инде. Безнең имамга каршы начар мөгамәлә башлангач, кешеләр киресенчә мәчеткә тартыла башлады. Хәзрәткә ничек тә яклау күрсәтергә телиләр. Звенигово район үзәгендә мәчет юк. Аннан да безнең мәчеткә киләләр. Якын тирәдә бердәнбер мәчет бу һәм хәзер безне бу мәчеттән мәхрүм итәргә телиләр, чөнки Фәрит хәзрәт кенә бу мәчетне мадди яктан тотып тора. Мин мәчетебезгә, Фәрит хәзрәткә каршы әйтелгән сүзләргә протест белдерәм. Бу сүзләр —нахак сүзләр".

Рәзинә Галләмова
Рәзинә Галләмова

Красногорскийдагы "Нурулла" мәчетенә йөрүче Рәзинә Галләмова:

"Мәчет халкына, мәчет имамына каршы "Мари Эл" ГТРК телевидениесендә әйтелгән бер генә сүзгә дә ышанмыйм. Фәрит хәзрәт Аллаһы Тәгаләнең бәндәсе ул. 2017 елда бары тик мине хаҗга алып бару өчен генә Мәккәгә барып кайтты. Аңа ничек кенә рәхмәтләр яудырырга белмим. Фәрит хәзрәт бүген мәчеттән чыгып китә икән, мәчет бүген үк ябылачак. Чөнки бу мәчет бары тик аның көче белән генә эшли. Без шушында туган, шушында үскән кешеләр. Мин үзем монда 1959 елдан бирле яшим. Барыбыз да кемнең кайда ничек сулаганына кадәр белеп торабыз".

Cәримә Сабирова
Cәримә Сабирова

Красногорскийдагы "Нурулла" мәчетенә йөрүче​ Сәримә Сабирова:

"Мари Иле мөфтиятенең безгә карата булган мөгамәләсе дөрес түгел. Алай ярамый. Мөфтине мәчетебезгә чакырдык. Килмәде. Мине аның янына алып барсалар, барыр идем, сөйләшер идем".

Габделхәй Абдуллин
Габделхәй Абдуллин

Красногорскийдагы "Нурулла" мәчетенә йөрүче Габделхәй Абдуллин:

"Узган елның сентябрендә кысрыклаулар башланды. Мөфтине монда чакырдык. Ул монда килми. Әмма сүз җыя. Әйләнәсендә үзенә ышанганнар гына. Ул аларга үзен дөрес дип күрсәтә. Безгә мондый мөфти кирәкми. Безгә Мари Иленнән үзебез сайлап куйган мөфти кирәк. Безгә читтән килгән мөфти кирәкми. Ул бит Пензадан. Безгә хәзер бергәләп мәчетләргә йөрергә кирәк. 100 ел буена беркем йөрмәде. Хәзер кешеләр мәчетләргә йөри башлагач кына мөфти бар нәрсәне кирегә әйләндерә. Ул хәзрәтләрне нәрсәдә булса да гаепли. Пәрәнгедә (Мари Иле) Камил хәзрәт (Сәмигуллин — Татарстанның хәзерге мөфтие) эшләгән иде. Мөфти аны кысты бит. Камил хәзрәт башта Волжскига китте, аннан Казанга күчте. Ул бит безнең авылдан. Безнең мөфтигә нәрсәгә шулай эшләргә? Киресенчә, кешеләрне берләштерергә кирәк. Без аны ике тапкыр мәчетебезгә чакырдык. Килмәде. Аны эшеннән алырга кирәк. Ә Фәрит хәзрәтне алырга җыенсалар, без аны яклап чыгачакбыз", диде.

Дилә Газимәнова
Дилә Газимәнова

Мочалище бистәсендәге мәчетккә йөрүче Дилә Газимәнова:

"Мари Иле мөфтие нигә дип безнең Мочалище бистәсе имамы Рафаил хәзрәткә бәйләнә башлады — үзебез дә аңламыйбыз. Шатлыкмы, кайгымы — без Рафаил хәзрәткә мөрәҗәгать итәбез. Нигә дип аны да, безне дә сектант дип пычраталар? Без яшь чакта начар эшләр эшләп йөргән кешеләргә сектант дип әйтә торганнар иде. Мөфти үзе безне чисталыкка өйрәтә торган кеше булырга тиеш, нигә безне шундый хәлгә куйды? Фәнүс хәзрәт ул бит безнең Рафаил хәзрәттән дә зуррак кеше. Минем аңа "нигә безне шулай пычракка батырдың" дип әйтәсе килә. Үз хокукларыбызны яклап без прокуратурага яздык. Бу гаделсезлек бетәр дип уйлыйбыз. Әгәр алай бетәрлек булмаса, без хәзрәтебезне аңа барыбер бирмибез. Хәзрәтне дә, безне дә мөфти бик нык рәнҗетте. Нигә ул безгә арттан пычрак ыргыта. Хәзер 37 ел түгел бит!"

Илсөяр Сафина
Илсөяр Сафина

Мочалище бистәсендәге мәчетккә йөрүче Илсөяр Сафина:

"Безнең имам тырыша бит, эшли. Бөтен кешегә булыша. Бар кеше аны ярата, әйткән сүзләрен тыңлый. Авылыбызда 1500 кеше яши. Шуларның 300е татарлар. Безнең Рафаил хәзрәтне алмаштырырдай башка кешебез юк".

ГТРК телевидениесенә имамнарны "Сөләйманчылар" тарафдардары дип атаган Фәнүс Сәлимгәрәев "Idel.Реалии"га аларны прокуратура тикшерүе нәтиҗәсендә шулай атавын әйтте.

"Хилафлыклар бар, бу хакта безгә шәхсән әйттеләр, аларда экстремистик эчтәлектәге, ягъни канунсыз китаплап тапканнар (ул аларның саны һәм исемнәрен атый алмады). Мочалищедан Рафаил Сафин элегрәк тә имамнар каршында, безнең үзебезнең ислам, сезнең үзегезнеке, дип әйтте, бу хакта безнең документларда язылган. Шуңа ул үзе дә "Сөләйманчылар" тарафдары, алар анда җыелалар һәм без мәчеттән куган кешене эшкә җәлеп итәләр. Ул үзе дә шул ук сектадан. Сафинга өч кисәтү булды, дүртенчесе бик кырыс", дип сөйләде Сәлимгәрәев.

Ул шулай ук низагның низамнамәнең яңа редакциясе сәбәпле чыгуын әйтте.

"Низамнамәне мөселманнарның үзәк диния нәзарәте президиумы раслый, аннары югары мөфти, ә мәхәлләгә бары формаль рәвештә килештерү өчен генә җибәрелә. Әмма без беркем дә низамнамәгә карамыйбыз, чөнки Коръәндә турыдан-туры Аллаһка буйсынырга кушылган. Һәрбер имам эшкә шаһәдәтнамә алу өчен гариза яза. Шунда ул Русия кануннарын үтәүгә ризалаша һәм шунда ук Мари Иле дини идарәсе һәм Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте боерыклары һәм низамнамәләре белән ризалаша. Шулай ук ул ризалашмаган очракта бу вазифадан китүе турында ант бирә", диде ул.

Мари Иле мөфтие сүзләренчә, Мочалище бистәсе имамы Рафаил Сафин берничә тапкыр җыелышлар һәм семинарларны өзгән, шулай ук Шелангер бистәсе мәчетендә мөселманнарга белем бирергә тырышкан. Әмма алты-җиде дәрестән соң 16 кеше дини идарәгә аңа каршы хат язган.

"Без аны чакырдык һәм ул язмача гафу үтенде, аннары мәҗлес алдында да башка алай булмаячагын әйтеп гафу сорады. Әмма соңрак ул бу гариза язган кешеләрнең өйләренә барып аларга янарга тотынган. Аңа шулай ук янаганнар", диде мөфти.

Аның сүзләренчә, Звениговский районы имамнарының дәгъвалары һич кенә дә дин белән түгел, ә коммерция белән бәйле. Ул Сафинны мәчет җирен максатчан кулланмауда гаепләде — имам анда кибет һәм кафе төзегән.

"Бу хакта кешеләр белми. Ә ул кибет кирпечләрен хәйриягә алган. Ул инде берничә ел шул объектны куллана. Нәтиҗәдә аны улына биргән", дип сөйләде Сәлимгәрәев.

Мөфти сүзләренчә, Фәрит Шаһиев бистәдә яшәмәсә дә, үзенең җирендә зур коттедж сала.

XS
SM
MD
LG