Accessibility links

Кайнар хәбәр

Челтәрле бизнес үсеше икътисадның түбән тәгәрәвен күрсәтә


Челтәрле эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче җырчы Алсу Фазлыева

Соңгы бер-ике елда челтәрле эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче компанияләр саны сизелерлек артты. “Гербалайф”, Эйвон”, “Орифлэйм”, “Гринвей”, “NL”, “Фармаси”, “Ситилайф”, “Кунет”, “МэриКей”, “Эмвей” һәм башка дистәләгән компанияләр әледән-әле үзенә эшкә чакырып тора. Анда уңучылар аз, уңмаучылар күп, бөтенләй бу эшкә каршы булучылар да юк түгел. Төрле тарафларны тыңлап, Татарстанда челтәрле маркетинг белән бәйле вазгыятьне тикшердек.

Челтәрле эшмәкәрлек системы бик гади. Үзең кайсыдыр бер компаниягә теркәлгәннән соң, үз астыңда структура төзергә тиеш буласың. Синең исемгә теркәлүчеләр дә үз астына мөмкин кадәр күбрәк кешене яздырырга тиеш. Син төзегән структурадагы кешеләрнең аена күпме тауар сатып алуына карап, сиңа хезмәт хакы яки ниндидер бонуслар языла.

МЕРСЕДЕС АРТЫННАН БАРУЧЫЛАР

Җырчы Фазлыевлар гаиләсе — Алсу белән Азат икесе дә челтәрле бизнеста "NL" компаниясендә эшлиләр. Ике ел элек бу компаниягә Алсу барса, бераздан ире дә кушылган.

Азат Фазлыев (уртада)
Азат Фазлыев (уртада)

— Гомер-гомергә челтәрле бизнесны җитди кабул итмәдем. Әллә кайларга дәштеләр, чакырдылар, финанс пирамидаларына да чакырдылар. Бернинди продукт җитештермичә, әз генә акча салып күп акча китерәчәк, дип вәгъдә итүче финанс пирамидаларын күрә идем дә, ничек инде акчаны гына әйләндереп, һавадан акча эшләп булсын, дип уйлап бармый идем. Күп еллар эшләп торган челтәрле бизнес тауарларын куллана идем, ләкин үз тирәмдә анда эшләп зур уңышка ирешкән кешене белми идем. Аена 3-5 мең сум акча эшли торганнардыр инде, дип уйлый идем. Көннәрнең берендә үзем дә "NL"да теркәлдем дә, шуннан китте инде, — дип сөйли Алсу Фазлыева.

Ул үзе төзегән структурада күпме кеше икәнен әйтергә теләмәде, күз тиюдән курыкты. Бер мең генә кеше түгеллеге билгеле. Алсу “NL” компаниясендә татарстанлыларның гаять күп булуын да ассызыклады.

Гыйнвар аенда 20 процент кешегә өч миллион сумлык хезмәт хакы түләдек

— Безнең компаниягә килүчеләрнең 20%ы уңышка ирешә. Менә гыйнвар аенда безнең структурадагы 20 процент кешегә өч миллион сумлык хезмәт хакы түләдек. Татарстанда безнең компаниядә эшләүчеләр бик күп, продукцияне кулланучылар исә тагын да күп. Уйлап кына карагыз: “NL” компаниясендә 2013 елдан бирле иң актив кешеләргә автобонус бирелә. Бүләккә “Мерседес” машинасы бирәләр. Шушы алты ел эчендә 900 машина бирелгән һәм шуның 25е — Татарстанда, дип сөйли Алсу. Тугыз ай эчендә аның структурасында да өч кешегә “Мерседес” машинасы бирелгән. Машинаның берсе — Фазлыевларда.

— Өченче машина авылда яшәүче Рузилә Гомәрова исемле гап-гади кызга эләкте. Ул бер ел эчендә автобонуска чыкты, бик яхшы хезмәт хакы алып эшли. Калганнар да күп эшли әлбәттә. Өч автобонус, 4 бриллиант бар безнең командада. Менә тагын берничә бриллиант квалификациясе туарга тора. Аны япкан кешеләр компаниядән бушлай автобонус алалар. Кабат әйтәм: бушлай! Аны алган кеше өч ел компаниядән китмәскә тиеш, шул гына. Шундый зур командаңны ташлап барыбер китмисең инде. Китсәң, ахмак буласың! Беренче айда ук 8 мең сумнан акча эшли башлыйлар бездә. 200 мең сумга кадәр хезмәт хаклы кешеләр бар, дип сөйли Алсу.

— Тауарны ничек сатасыз соң, Алсу?

— Элек мин дә уйлый идем: кешегә ничек тауар сатып була инде, аны ничек тәкъдим итәсең, дия идем. Ләкин син продуктны бик яратсаң һәм аның файдалы икәнен аңласаң, була икән. Без бит ул продуктны үзлегебездән генә укып өйрәнмибез, белгечләр безгә аны аңлатып сөйли, иң мөһиме — без аны үзебездә кулланып тикшергәч, башкаларга оялмыйча һәм бик җиңел тәкъдим итәбез. Аның кайтавазлары шуннан китә инде. Кемдер туганына, күршесенә тәкъдим итә. Үлеш авыр эш түгел. Нык булырга кирәк. Кемнәрдер баш тарта, яки ышанмый. Андый вакытта күңелне төшермәскә һәм үз сүзеңдә нык булып калырга кирәк.

— Сезнең Инстаграмда 156 мең язылучы бар. Сезгә клиентлар табу кыен түгел, билгеле.

Язылучың миллион булса да, кешеләрне яратмасаң, эшләп булмый

— Бу безгә карата булган бердәнбер әйтер сүз инде. Күп кеше шулай дип әйтә. Бездән күбрәк язылучылары булучылар да килеп эшләп карады, ләкин никтер аларның килеп чыкмады. Ул аннан тормый. Үз астыңда эшли торган кешеләрне, командаңны хөрмәт итәргә, продуктны яратырга кирәк. Минем аста эшли торган кешеләрнең берсе дә билгеле кешеләр түгел. Аларның язылучылары да юк. Ләкин алар барыбер эшләргә өйрәнделәр. “NL” 19 ел эшли торган компания. Ул чакта бит әле Инстаграм булмаган. Монда иң беренче һәм мөһим сыйфат: кеше белән аралаша, аңлаша белү. Язылучың миллион булса да, кешеләрне яратмасаң, алар белән эшли белмәсәң, минминлекле булсаң, берничек тә эшләп булмый. Башыңдагы таҗыңны салып торырга туры килә андый чакта, — ди Фазлыева.

— Алсу, ни өчен бу бизнеска күбрәк хатын-кызлар килә?

— Үзем дә аңламыйм. Никтер безнең командага да гел хатыннар килә. Менә әле генә Мәскәүдән кайттым. Анда бизнеста иң күп акча алып эшләүче лидерлар — бар да япь-яшь ирләр. Миллионнар алып эшлиләр. Алар миннән дә яшьрәк. Азат та ярты ел бу эшемә каршы булган иде, хәзер үзе дә бик яратып эшли компаниядә.

Алсу үзенең бу төр эшмәкәрлеккә кереп киткәненә үкенмәве, әлеге эштә үзендә бик күп яңа сыйфатлар тәрбияләве турында тәмләп сөйләде.

Бу эш килеп чыкканга рәхмәт әйтеп яшибез. Ул безне бурычтан коткарды

— Мин челтәрле бизнеска килгәч бик күп негатив ишеттем. Интернетта тәкъдим итеп яза башлагач, “лохотрон”, җитди түгел”, “кеше алдыйсыз”, дип тә әйттеләр. Шул чакта аларның белер-белмәс сүзен тыңлаган булсам, хәзерге вакытта гөрләп барган бу эшем булмас иде. Бу эш килеп чыкканга рәхмәт әйтеп яшибез. Ул безне бурычтан коткарды, безнең астагы тиенне тиенгә санап яшәгән кызлар хәзер елый-елый рәхмәт әйтә. Кемдер баласын шәхси бакчага бирде, кемдер өй сала, кемдер ялга барды, кемдер машина алды... Кемдер ремонт ясап чыкты. Һәр кеше рәхмәттән башка сүз әйтми. Бу — безгә таянган кешеләр. Челтәрле эшмәкәрлек миндә йоклап яткан бик күп шәхси сыйфатларымны ачарга да ярдәм итте, - ди Алсу.

ЭКОЛОГИЯГӘ БАСЫМ ЯСАП

“Гринвей”да эшләүче Тавил Нәбиуллин белеме белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Йолдыз түгел, Инстаграмда язылучылары да юк. Ул үз һөнәре өлкәсендә эшләмичә челтәрле маркетингка кереп китүен аз хезмәт хакы белән аңлата.

Тавил Нәбиуллин
Тавил Нәбиуллин

— Өйдә бер укытучы бар инде — минем хатын. Мин ул хезмәт хакына фатир да ала алмыйм, ял итәргә дә бара алмыйм, йорт салу түгел, машина да ала алмыйм. Хатын менә хәзер 20 мең сум хезмәт хакыннан декрет ялына китә, мин биш кешелек гаиләне укытучы хезмәт хакыма тартып бара алмыйм. Бигрәк тә соңгы вакыйгалардан соң, татар теле укытучысы кемгә кирәк? — ди Тавил.

Аның челтәрле эшмәкәрлек белән танышуы университетта уку елларында ук башланган. Укуы, эше белән бергә алып барырлык ниндидер өлкә эзләгән ул. Компания яңа һәм кеше белмәгәнрәк булса, аны Татарстанда башлап җибәрү, тарату уңайлырак була дип санаган.

— Эмвей компаниясе 1956 елдан бирле, Гербалайф – 40 ел, “NL” компаниясе 20 елга якын эшли. Аларның барысы белән дә таныштым, җыелышларына йөрдем, лекцияләрен тыңладым. Янымда төркем туплап, үземә дә, аларга да акчалы бизнес төзисем килде. Яныңда бай кешеләр күбрәк булса, яхшырак бит. 2019 елның башында миңа “Гринвей” компаниясендә эшләргә тәкъдим иттеләр. Ставрополь өлкәсеннән булган кешеләр күндереп, Мәскәүгә укырга, компания белән танышырга чакырдылар. Мин шуннан эйфория белән кайттым да эшкә тотындым. Ике ай эчендә өченче баскычка күтәрелдем, “оста” дәрәҗәсе алдым. Дүртенче баскыч — грандмастер, дип сөйли Тавил Нәбиуллин.

Тавилнең командасында бүген меңнән артык кеше икән. Шуларның күбесе эшсез калган, авыр хезмәттән туйган, кыскартуга эләккән кешеләр, яшь әниләр.

Эштән кыскартылучылар саны көннән-көн арткан заманда әлеге челтәрле бизнес кешеләрнең соңгы өмете

— Анда эшләү өчен бернинди блогер, йолдыз булырга кирәкми. Мин таксида да эшләдем, мерчендайзер да булдым, биш ел сакчы да булып тордым, хобби буларак фотограф та булып йөрим. Техника заманы бит хәзер. Тулы бер кабинет бухгалтерларны бер компьютер програмы алыштырды. Метрога төшсәң дә жетонны кассир бирми, автомат бирә. Кулыңда мең ярымлык телефон булса, бүген дөньякүләм аренага чыгып, эшмәкәрлек төзеп була, кеше үзенә ышанып эшләргә генә тиеш. Компания күпме тауар сатуыңа карап сиңа хезмәт хакы түли. Хәзерге вакытта эш табу бик авыр. Эштән кыскартылучылар саны көннән-көн арткан заманда әлеге челтәрле бизнес кешеләрнең соңгы өмете дә. Минем кул астында эшләүчеләрнең кайберләре өйдә утырып та 30-50 мең сум хезмәт хакы ала. “Гринвей”да эшли башлаган кызларның күбесе, шушы компания аркасында, беренче тапкыр Мәскәү күрде, беренче тапкыр очкычка утырды, чит илгә барды, - ди Тавил.

Продукцияне сату алымнарының берсе буларак, “Гринвей” компаниясе үзен экологик чиста продукция җитештерүче буларак таныта. Тавил дә әңгәмәсендә кат-кат шуңа басым ясады, экологиягә игътибар итүне үтенде.

— Без башта химияле порошок белән юабыз, шуны канализациягә, аннан Иделгә агызабыз да, шундагы химияле балыкны тотып ашыйбыз. Көнкүреш химиянең, ашаган ризыкларның, ашламаларның табигый булуына игътибар итәргә кирәк. Агуга баттык бит инде, - ди Тавил Нәбиуллин.

"ЧЕЛТӘРЛЕ БИЗНЕСТАН СОЦИАЛЬ ПРОЕКТ ЯСАДЫК"

Эльза Нәбиуллина да һөнәре белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Хәзер үзмәшгуль. “Фармаси” компаниясендә эшли башлавына ярты ел чамасы гына булса да, үз структурасына 700дән артык кеше туплаган. Эльза шуларның күбесе татар теле һәм әдәбияты укытучылары булуын әйтә.

Эльза Нәбиуллина
Эльза Нәбиуллина

— Иң беренче үз тирәңдә кемнәр бар, шуларны чакырасың, аларга тәкъдим итәсең бит инде. Мин дә татар теле укытучылары белән аралашам. Туган тел дәресләрен бетерү белән бәйле шау-шу килеп чыккач, кемнәрдер эштән бөтенләй куылды, кемнәрдер декретка китте дә бүтән мәктәпкә кайтырга теләми. Минем структурада бик күпләр менә шундый хәлдәге кешеләр, - дип сөйли Эльза Нәбиуллина.

“Фармаси” фармацевтик, ягъни дәвалый торган косметика ясаучы компания булган, бүген анда декоратив косметика да җитештерелә. Шуңа бу структурада хатын-кызларның күпчелек булуы гаҗәпләндерми.

Эльза челтәрле бизнеска кереп акча эшләп кенә калмаган, бу эшен социаль проектка әйләндерә алган.

Мин моны социаль проект дип атый алам

— Әлбәттә, мин бу компаниягә килгәндә төп һәм беренчел максат — акча эшләү иде. Хобби буларак кына йөрмәс идем. Яңа компания һәм аның Төркиянеке булуы кызыктырды. Татарлар Төркияне ярата, анда сыйфатлы продукция җитештерелүен белә. Ике ай яхшылап, тырышып эшләп алдым, структура төзедем. Социаль челтәрләрдә гел татар телендә генә сәхифәләр булдырдым. Шушы ике айда да керемгә ирешә алдым. Әгәр үзем ниндидер сәүдә эшен төзесәм, аңа керткән акчаларны, сарыф ителгән вакытны исәпләп мин кайчан керемгә ия булыр идем — белмим, ә монда нәтиҗәсен ике айда ук күрдем. Шуннан соң без структурамдагы хатын-кызлар белән очрашулар оештыра башладык. Кызыксынуларыбыз буенча берләштек. Бу очрашулар татарча уза. Декреттагы хатын-кызларга мондый очрашулар бик кирәк. Шуңа мин моны социаль проект дип атый алам, - диде Эльза Нәбиуллина.

— Эльза, челтәрле бизнесның уңай һәм тискәре якларын саный аласызмы?

— Уңай ягы шунда: күпме эшлисең — шуны аласың. Шуңа бәйле рәвештә кешенең шәхси сыйфатлары да үсә. Ул кызыксынучан була, күбрәк укый, дисциплинага, сату алымнарына өйрәнә. Башкаларда белмим, әмма бездә тагын бер уңай як: продукциянең сыйфатлы, хәләл булуы. Ниндидер ерак авылларга да шул сыйфатлы тауарның барып җитүе дә уңай күренеш, минемчә. Менә Актаныш районының Адай авылында пенсия яшендәге апа бар, ул үз авылдашларына шушы продукцияне җиткерә бит. Төрле шәһәр-авыллардан сәламәтлеге чикләнгән, балалы хатыннар күп. Без бала белән өйдә ятабыз, бу эш безгә җан рәхәте, ди алар.

— Челтәрле бизнеска кергәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

— Әгәр үзең игътибарлы булмасаң, челтәрле бизнесның гел минустан гына торганнары да була. Үзләрен челтәрле бизнес дип атап, халык белән манипуляцияләргә, акча җыеп качарга омтылучы системалар күп. Шуңа күрә эшли башлаганчы карарга кирәк: ул акча китерәме һәм бу хәләл акчамы?

Берьюлы зур акчалар шик тудыра, билгеле

Намуслы эшме ул? Хәзер кибетләрдә дә баллар системы бар. Мәсәлән, “Пятерочка” картасына баллар җыеламы? Монда да шуның кебек азмы-күпме генә тамып торырга тиеш. Берьюлы зур акчалар шик тудыра, билгеле. Сыйфатсыз продукт яки бөтенләй кирәкмәгән әйбер тәкъдим итүче челтәрләр күп. Ат бәясенә тауар тәкъдим итүчеләр дә бар, ә бездә менә адекват бәя. Элек “Орифлэйм”нар бар иде, алар хәзер дә эшли, чөнки андагы система күзгә күренеп тора.

Менә "без — швед, япон, корея компаниясе" дип алдаучылар да бар. Бу болай эшләнә: компания хуҗасы чит илгә барып компаниясен терки дә, тауарын Мәскәү астында җитештереп ятуына карамастан, без фәлән илнең компаниясе дип сөйләп йөри. Миңа калса, бу — чын алдау.

— Эльза, ничек уйлыйсың, челтәрле бизнес татарның менталитетына килешәме?

— Безнең халык күбрәк боерык алырга күнеккән. Ул иртәнге 9да эшкә бара да кичке 5тә кайта, билгеле бер көнне хезмәт хакы килеп төшә. Челтәрле бизнеста актив, җаваплы, инициативалы булырга, эшне башлаганда курыкмаска кирәк. Әйе, күпләргә бу эш килешми дә. Әмма җаваплылык алырга курыкмаучы кеше алып бара алачак, - дип аңлатты Эльза Нәбиуллина.

БЕРКАЙЧАН ДА КЫЗЫКМАГАННАР

Кукмара районы Вахит авылында яшәүче блогер Илназ Габидуллинның Инстаграмында бүген 182 меңнән артык язылучысы бар. Челтәрле эшмәкәрлектә ул да рәхәтләнеп эшли алыр иде. Бәлки, кайчандыр эшләп тә карагандыр дип аның үзеннән бу мәсьәләгә карата фикерен белештек.

Илназ Габидуллин
Илназ Габидуллин

— Мине бик күп чакыралар инде андый челтәрләргә. Дуслар да элек күп үгетләде. Алар Инстаграмда язылучысы күбрәк булган кешеләрне җәлеп итәргә тырыша, шулар аша булса да үз астына күбрәк кеше җыярга тели. Челтәрле бизнеста уңышка ирешкән кешеләрдән Алсу-Азат Фазлыевларны гына беләм үзем. Инстаграмга ышансаң, аларга машина биргәннәр. Ләкин минем бер дустым да шул ук “NL” компаниясендә машина алам дип бик озак чапты. Азактан ул, машинаны кредитка бирәләр икән, диде. Берникадәр ташлама ясыйлар да, кредит теркиләр икән, имеш. Аннары ул “NL”да эшләүдән туктады.

— Авыл тирәсендә челтәрле маркетинг белән шөгыльләнүчеләр бармы?

— Күбесенчә шул декреттагы хатыннар тик ятмастан шөгыльләнә бугай. Офиска йөреп эшлисе булмаганга кызыгамы, җиңел акча диләрме, белмим. Мин беркайчан да андыйга кызыкмадым. Безнең авылда челтәрләрдән “Гринвей” продукциясе белән Шунгит сабынын табарга була. Ватсапта авылдашлар төркеменә дә продукция тәкъдим итеп язалар, - дип сөйләде Илназ Габидуллин.

Журналист Эльмира Сәлахова берничә челтәрле бизнес җыелышларына барып караган. Әмма ахырдан бу компанияләргә теркәлүдән баш тарткан.

— Таныш-белешләр шөгыльләнгәнгә барып тыңлап карадым, әмма күңелемдә ышаныч уятмады. Кеше алдау дип кабул иттем никтер. Мин эшли ала торган әйбер дә түгел. Кешене инандырып, тауарны сатып йөри алам дип уйламыйм, шуңа бәйләнмәдем. “Гринвей”, “Ситилайф” компанияләренең җыелышларына барып карадым, менә хәзер Казакъстанның бер компаниясе кереп маташа бик актив төстә, - дип сөйләде Эльмира.

"БУШКА БЕРНИ ДӘ БИРМИЛӘР"

Җырчы Илназ Гарипов сата белгән кешегә бернинди челтәр дә кирәк түгел, ул аны болай да сата, дигән фикердә. Ул челтәрле бизнестагы дусты турында гыйбрәтле хәлне сөйләде.

Илназ Гарипов
Илназ Гарипов

— Минем бер дус ярты ел саен ниндидер яңа продукт тәкъдим итеп килә. “Бу юлы точно алдау түгел!” дип башлана аның сүзе. Заманында кредитларга батып та ниндидер продукция алган иде, әле дә акыл кермәгән. Шул дустым бер елны 80 мең сумга өч тартма ботка сатып алды. Шул ботканы башкаларга сатарга ярый дигән сертификатына тагын 10 мең түләде һәм тагын нәрсәләрдер кирәк булды... Җиде төрле ярмадан торучы ярты кило ботка 800 сум гына, дип сата башлагач бот чабып көлгән идек, чөнки ул чакта “Пятерочка”да шундый ук составлы боткалар 40 сум тора иде. Ул вакытта 80 мең сумга “Пятерочка”дан өч КамАЗ ботка сатып алып була, дип исәпләп чыгарган идек. Мин моны болай күз алдына китерәм: ак күлмәк, кара костюм-чалбардан булган, кесәсендә бер тиене дә булмаган кешеләр килә дә, байларны уйнап, кеше ышандырып, кемнәрнедер зомбилаштырып китә. Секта кебек система, - дип фикерен белдерде Илназ.

— Илназ, кемнәрдер шул системада эшләп машиналар ала бит.

Башында ике сыр булган кеше дә аңларга тиеш: бушка берәү дә берни дә бирми

— Башында ике сыр булган кеше дә аңларга тиеш: бушка берәү дә берни дә бирми. Минем машина өләшерлек хәл бар икән, мин бизнес башламыйм бит инде. Ул машина кредитка бирелә, мин аны сораштым инде. Бүген мин дә “Мерседес” машинасында йөрим, ләкин аның өчен челтәрле маркетинг кирәк булмады, эшләргә кирәк булды. Дөресен генә әйткәндә, читтән карап торганда, бик кызганыч хәл дип күрәм мин моны. Кеше чарасызлыктан таксида эшләргә бара, мәҗбүри рәвештә эшсезлектән шул челтәрле бизнеска барып егыла. Артист кеше үз кәсебе белән акча эшли алмаса, язылучыларын икенче юнәлештә куллана башлый. Челтәрле системда акча эшләп буладыр, әмма син анда өч тапкыр күбрәк эшләргә тиешсең. Син шундый ук тырышлыкны башка өлкәдә куйсаң, бәлки күбрәк тә эшли аласыңдыр. Белүемчә, анда уңышка ирешүчеләр 2-3% кына тәшкил итә, ә үз эшеңне башлап уңышка ирешү мөмкинлеге һәрхәлдә зуррак, - дип саный Илназ Гарипов.

— Финанс пирамидаларга да кереп караганың булмадымы?

— Юк, акчаның юктан пәйда булмаганын аңлыйм. Элек аны 30 мең белән уйныйлар иде, хәзер 2400 сумлык пирамидалар пәйда булган. Халык ярлыланганмы шунда. Инстаграмда дусларда соңгы вакытта күп булды андый финанс пирамидаларга дәшүләр, мин адекват санаган кешеләр чакырып маташты, малай. Син 2400 сум саласың да, 19 меңнән артык кайтаралар, дип сөйләделәр. Сиңа 19 мең кайтса, күпме кеше алданган була бит инде анда, шуны аңларга тиеш бит инде кеше, - диде Илназ Гарипов.

Челтәрле бизнеска диннең мөнәсәбәте турында Сәлах мәчете имам-хатыйбы Тимергали Юлдашевтан сораштык.

— Челтәрле бизнесның системын карап өйрәнергә өйрәнергә кирәк башта, алар бик күп төрле. Кайсыларыдыр хәләл эшмәкәрлек алып барырга да мөмкинлек бирә. Сәүдә турында пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләре дә күп, аларга да таянырга мөмкин. “Сәүдә вакытында үлчәүдә алдамагыз”, “артык бәясен күтәрмәгез, кешегә авырлык китермәгез”, “тауарыгыз әйбәт булырга тиеш, бозык булырга тиеш түгел”, дигән хәдисләр бар, - диде Тимергали хәзрәт.

"САТЫП АЛУЧЫНЫҢ МӨМКИНЛЕГЕ КИМЕДЕ"

Казан дәүләт аграр университеты профессоры, икътисади фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтгалиев фикеренчә, челтәрле бизнесның киң таралуы илдәге икътисади хәлне ачык күрсәтә. Тирә-якта эре кибетләрнең ябылуы, аларның урынын челтәрле базар яулап алуы сатып алучының мөмкинлекләре кимүе турында сөйли.

Арзанрак бәягә биреп, тауар әйләнешен арттыру теләге белән дә бәйле әйбер инде бу

— Икътисади яктан уйлап карасак, челтәрле бизнес — сату эшендә чыгымнарны киметә торган система. Кибетләр тоту өчен бина, сатучылар, менеджерлар, директорлар кирәкми. Рекламаны шушы челтәрдә теркәлгән һәркем үзе алып бара, димәк, аның өчен дә чыгымланасы юк. Аның үсеше, беренчедән, менә шул як белән бәйле. Икенчедән, андый челтәрләрдә сатыла торган тауарның бәясе кимрәк була. Үзегез күрәсез, соңгы берничә елда сатып алучының мөмкинлеге бик нык кимеде. Шуның аркасында “Карусель”, “Эссен” һәм башка шуның кебек эре кибетләр ябылды. Бу инде аларга сатып алучы йөрми дигән сүз. Сату тукталды дип әйтергә дә мөмкин, һәрхәлдә ул актив бармый. Шуңа кешегә арзанрак бәягә биреп, тауар әйләнешен арттыру теләге белән дә бәйле әйбер инде бу. Менә шул сәбәпләргә бәйле рәвештә челтәрле бизнес үсә, - дип аңлатты Фәрит әфәнде.

— Фәрит әфәнде, икътисад үсеш алмаганда, кибетләр кире кайтмаганда, челтәрле бизнес киләчәктә тагын да үсәчәк дигән сүзме бу? Алга таба нәрсә булачак?

— Алга таба интернет кибетләр үсеш алачак. Русиядәге “Вайлдберрис” кибете хуҗасы Татьяна Бакальчукны ишеткәнсездер, ул кибетен ачып озак та эшләмәгән, миллиардер булган. Шундый интернет кибетләр алга чыгачак. Хәзер күпләр шул интернет кибетләрдән кием, көнкүреш техникасы, косметика, көнкүреш химиясе, хәтта ризыкка кадәр сатып ала. Алай гына да түгел, хәзер әзер ризыкны кеше өенә, офисына чакырта. Бу өлкә дә таралачак. Бу да һаман шул акчага, чыгымнарга килеп терәлә. Халык бай түгел. Хезмәт хакы инфляциядән алда бара алмый. Бар да икътисад белән бәйле. Безнең үз тауарыбыз юк бит инде, без әлегә чит ил икътисадын күтәрү өстендә эшлибез. Әгәр җитештерү пәйда булса, икътисад үсәр иде, әлегә ниндидер өмет күренми.

— Кайсы өлкәдә җитештерүне үстерүдән башларга кирәк дип саныйсыз?

Әлегә исә без тулаем чит ил икътисадына бәйле

—Кайдан булса да! Менә сезнең Русиянең яхшы брендлы киемен кигәнегез бармы? Минем бөтен сыйфатлы дигән киемем Төркиянеке. Элек Русиянең Адонис костюмы бар иде, хәзер ул юк. Элек күлмәк тегәләр иде Казанда — бүген ул юк. Спартак аяк киемнәре бар иде — ул юк. Бездә бер көнкүреш техникасы юк — бар да кытай. Үзебезнең машина да юк. Шул Жигулины кыяфәтен үзгәртә-үзгәртә әйләндереп йөртәләр, 50 елдан бирле кулга тотарлык җүнле машина чыгара алганнары юк. Халык бит күрә. Ярый әле бездә Кукмара тауарлары бар. Башка тауар юк. Монда дәүләт тә сәясәте белән ярдәм итәргә тиештер дип уйлыйм. Шул ук челтәрле маркетинг ысулын үзебезгә алып, тауар бәясен күтәрмичә, арадашчыларсыз интернет кибетләр аша ала алсак, әкернләп ил аякка басар иде, бәлки. Әлегә исә без чит ил икътисадына тулаем бәйле, - ди Фәрит Мөхәммәтгалиев.

XS
SM
MD
LG