Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституциягә балалар турында өстәмә башкача язылачак


“Балалар – илнең төп байлыгы” дигән гыйбарә җәмәгатьчелектә бәхәсләр һәм ризасызлык тудыру сәбәпле, ул үзгәртеләчәк.

Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты Конституцияне үзгәртү турында канун өлгесенең икенче укылышына берничә төзәтмә кертәчәк. Бу турыда комитет рәисе Павел Крашенинников белдергән.

Аерым алганда, Конституциянең 67.1 маддәсе 4нче бүлегенә кертелә торган балалар турында төзәтмә башкачарак язылачак. Крашенинников белгеләп узганча, элек кабул ителгән “Балалар – Русия Федерациясенең иң әһәмиятле байлыгы” дигән гыйбарә бик үк уңышлы булып чыкмаган, аны бераз дөресләргә тәкъдим ителә.

“Эшче төркемдә бу формулировка турында озак фикер алыштык. “Балалар – дәүләтнең иң әһәмиятле кыйммәте” дип язарга теләгән идек, ләкин аннан баш тарттык. “Русиянең байлыгы” дию дә бик уңышлы булып чыкмады, ахры. Аны тәнкыйтьләделәр. Конституцияне үзгәрткәндә мондый әйберләр булуын теләмибез”, дигән Крашенинников.

Нәтиҗәдә “Балалар Русия дәүләт сәясәтенең иң әһәмиятле өстенлеге булып тора” дигән формулировка сайланган.

Элегрәк Урыс православ чиркәвенең җәмәгатьчелек һәм медиа белән мөнәсәбәтләре бүлеге рәисе урынбасары, МДУ профессоры Александр Щипков Конституциядә балаларны искә алуны тәнкыйтьләп чыкты. Төп канунга бу үзгәреш кертелсә, дәүләт, баланың ил өчен кыйммәтле булуына сылтанып, аны ата-анасыннан тартып алырга мөмкин дип фаразлады профессор.

Илнең Төп канунына үзгәрешләр кертүне Путин 15 гыйнвардагы юлламасы вакытында тәкъдим итте.Төп үзгәрешләр илдәге сәяси системга карый – хакимиятнең бер өлеше президенттан парламентка күчә, Дәүләт шурасы идарә функцияләре ала, шулай ук Югары һәм Конституция мәхкәмәләренең хөкемдарларын эшенннән алу мөмкинлеге тудырыла.

Конституциягә үзгәреш турында канун өлгесен 20 гыйнварда Путин Дәүләт Думасына кертте. 23 гыйнварда Дума аны бертавыштан кабул итте. Икенче укылыш 10 мартка билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG