Accessibility links

Мәскәү биржасында сәүдә рубльнең ишелүеннән башланды


Мәскәү биржасы ачылу мәлендә доллар рубльгә карата 4 сумга кыйммәтләнде һәм 72 сум 80 тиенгә җитте. Евро буенча беренче килешүләр 81 сум 89 тиен тирәсендә узды.

Мәскәү биржасы индексы сигез процентка төште, РТС индексы - 13 процентка.

Элегрәк Мәскәү биржасы 10 мартта рубль ишелүенә әзерләнүе турында хәбәр ителгән иде. Шул максаттан ул бәя коридорларын киңәйтәсен белдерде. Доллар буенча югары чик 76 сум дәрәҗәсендә, евро – 87 сум дәрәҗәсендә куелды. Бу турыда биржаның сайтында әйтелгән.

9 мартта Русия һәм ОПЕК сөйләшүләренең барып чыкмавы аркасында нефть бәяләренең кискен арзанаюы рубльнең бәясе төшүгә китерде. Brent маркалы нефть 30 проценка очсызланып, мичкәсе 31 долларга җитте. Мондый бәя ишелү соңгы тапкыр 1991 елда булган.

Халыкара Forex валюта базарында Русия рубленең дөньядагы төп валюталарга карата бәясе 10 процентка кимегән.

Русия Банкы рубльгә ярдәм йөзеннән валюта сату-алу гамәлләре башкарырга карар бирде. Финанс министрлыгы валютаны сата башларга вәгъдә итте.

Шул ук вакытта 9 март көнне нефть бәясе берникадәр үсә башлады. Лондон биржасы саннарына караганда, нефть мичкәсенең бәясе 36,8 долларга кадәр үсте. WTI маркалы нефть бәясе дә дүрт процентка үскән.

Азия биржаларында фонд индекслары шулай ук тотрыклылык билгеләре күрсәтә дип хәбәр иткән Bloomberg.

Русия нефть ширкәтләренең хиссәләре арзанайды. Иң күп югалткан ширкәтләр – Мечел (MOEX: MTLR) (-17,4%), "ЛУКОЙЛ" (MOEX: LKOH) (-14,8%), "Газпром нефть" (MOEX: SIBN) (-14,4%).

Татнефть (MOEX: TATN) хиссәләре 13,4 проценка арзанайды. 9 мартта ачылыш вакытына "Татнефть" ширкәте хиссләре Лондон фонд биржасында якынча 20 процентка төшкән иде.

XS
SM
MD
LG