Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жириновский Думага вакытыннан алда сайлау уздырырга тәкъдим итте


Владимир Жириновский
Владимир Жириновский

Парламентның түбән пулаты спикеры Вячеслав Володин Дума утырышында бу мәсьәлә каралачагын, ашыгыч сайлаулар турында төзәтмә әзерләнеп, утырыш залында таратылачагын хәбәр итте.

Жириновский белдергәнчә, Конституциягә үзгәртүләр турында гомумхалык тавыш бирүе узганнан соң, Русия думасына сайлау уздырырга кирәк. Сайлауны сентябрьдә үк оештырырга була дип тәкъдим иткән Жириновский.

Март башында "Проект" басмасы Кремль хезмәткәрләренең Думага вакытыннан алда сайлаулар уздыру мөмкинлеген каравы турында язган иде. "Проект" чыганаклары белдергәнчә, хакимият вәкилләре хөкүмәт алышыну һәм Конституциягә үзгәрешләр кертү сәбәпле халык "Бердәм Русия" фиркасенә күбрәк тавыш бирер дип өметләнә.

Коммерсантъ газеты Думага сайлауда "Бердәм Русия" исемлеге башында президент Путин барырга мөмкин дип фаразлады. "Бердәм Русия"гә тавыш бирергә әзер булмаганнар өчен Кремль берничә яңа кечкенә фиркаләр оештырырга җыена дип язып чыккан иде Ведомости. Бу фиркаләр танылган кешеләрнең исеме тирәсенә оеша. Мәсәлән, 1 февральдә язучы Захар Прилепин һәм актер Стивен Сигалның "За правду" ("Хаклык өчен") фиркасе оешты, 20 февральдә музыкант Сергей Шнуров "Рост" ("Үсеш") фиркасенә керүен хәбәр итте.

1 мартта Faberlic косметика бренды хуҗалары "Яңа кешеләр" фиркасен оештырды, 10 мартта "Яшел альтернатива" дип аталган экология фиркасе оешырга тиеш. Моннан кала, җырчы Валерия дә "Көчле хатын-кызлар" дип аталган фирка кысаларында Думага сайлауга барырга җыенганын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG