Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКРА Русиядә икътисади кризис башлану ихтималы турында кисәтте


ACRA FSI индексы 10 мартта 3,1 бүлеккә кадәр күтәрелгән. Ул 2,5 бүлектән арткан очракта кризис куркынычы туа.

АКРА рейтинг агентлыгы Русиядә финанс кризис башлану ихтималының зур булуы турында белдерде. Агентлык мәгълүматынча, 10 март көнне ACRA FSI индексы 3,1 бүлеккә кадәр үскән.

“2006 елдан алып ACRA FSI индексының шундый кискен тирбәлешләре 12 тапкыр гына булды – 2008, 2009, 2014 елларда. Индексның 2,5 бүлектән артуы финанс кризис башлану ихтималының югарылыгы турында сөйли. Ләкин ул һичшиксез кризис чорына күчүне аңлатмый” диелә агентлык тараткан хәбәрдә.

АКРА индексы коронавирус аркасында икътисади активлыкның түбәнәюе сәбәпле шулай кинәт үскән ди экспертлар. Шулай ук моңа ОПЕК+ килешүе гамәлдән чыгуы аркасында чимал бәяләренең үзгәрүе дә сәбәп булып тора. Болар рубльнең зәгыйфьләнүенә һәм Русия фонд базарында бәяләрнең түбәнәюенә китерә.

2016 елның башында ACRA FSI индексы берникадәр вакыт дәвамында 2,5 бүлектән югары булып торган, ләкин алга таба финанс кризис башланмаган.

8 мартта Brent маркалы нефтьнең бәясе бер тәүлек эчендә 30 процентка арзанайды, ягъни аның мичкәсе 34 долларга кадәр төште.

Шул сәбәпле рубль долларга карата 74 сумга кадәр төште, Русия нефть ширкәтләренең хиссәләре дә 7-22 процентка арзанайды. 10 мартка Brent нефтенең мичкәсе 37 долларга кадәр күтәрелде. Нәтиҗәдә рубль бәясе бер долларга 72 сум дәрәҗәсендә ныгыды.

XS
SM
MD
LG