Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бекир Мамутов: "Кырымтатарларны көчләп буйсындырып булмый"


Бекир Мамутов
Бекир Мамутов

11 март Бакчасарайда кырымтатар йортларында тентүләр узды, кимендә биш кеше тоткарланды. "Кырым" газеты баш мөхәррире Бекир Мамутов Азатлыкка сөйләвенчә, кырымтатарларга карата репрессияләр аларны тагын да ныгыта. Режим үз максатларына ирешә алмаячак ди ул.

"Безнең халыкны мондый каты репрессияләр белән буйсындырырбыз дип уйлаган хакимиятләр ялгыша. Тоткарланган 60тан артык егетебез арасында шакытый зур мөддәтләргә, 19-20 елга ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр бар", дип сөйләде Азатлыкка Бекир Мамутов.

Ул бу хәлләргә Русия оппозициясенең битараф булуына басым ясый.

"Кызганычка каршы, Русия оппозициясе бу фактларга мөрәҗәгать итми, алар Кырымның асаба халкын кырыс чаралар белән буйсындыру омтылышын аңламый. Дөрес, "Мемориал" оешмасы хөкем ителгәннәрнең күбесен сәяси тоткын дип игълан итте", ди мөхәррир.

Бекир Мамутов: "Кырымтатарларны көч белән буйсындырып булмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:43 0:00

Ул сак астында булган кырымтататарлар барыбер буйсынмаячак дип саный. "Мин сак астында булучыларның хатларыны укыдым, алар буйсынмады, аларның күбесе дин тотучы кырымтатарлар һәм намус белән бу сынауны кабул итәләр. Никадәр көчле басым ясалса, алар тагын да көчле булачак", ди Мамутов.

Аның фикеренчә, бу репрессияләр Русия хакимиятләренең һәм Кремль тарафлы Кырым хакимиятләренең имиджына, кирсенчә, зур зыян китерә.

Мамутов сүзләренчә, Мәскәү кысрыклаулары нәтиҗәсендә кырымтатарлар арасында каһарманнар барлыкка килгән.

Бүгенге яшь буын көрәшне мирас итеп кабул итте

"Булсын, бәлки милли нигездә түгел, конфессиональ нигездә, ләкин мин белгәнемчә, бу егетләр үзләрен мөселман дип кенә түгел, ә кырымтатар дип, халкыбызның иң яхшы сыйфатлары мирасчылары кебек күрсәтә. Бүгенге яшь буын көрәшне дә мирас итеп кабул итте", диде Мамутов.

11 март көнне иртән Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында кырымтатарлар йортларында чираттагы тентүләр булды. Русия ОМОНы "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый оешмасы активистларының өйләренә килде. Тентүләрдән соң биш кырымтатар кешесе Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше кысаларында тоткарланган.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG