Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус сәбәпле пандемия игълан итте 


Тедрос Гебрейесус
Тедрос Гебрейесус

Дөньяда коронавирусның яңа төре таралу белән бәйле вазгыятьне пандемия дип атарга мөмкин диелде.

"COVID-19 авыруын пандемия дип бәяләргә мөмкин дигән нәтиҗәгә килдек", диде Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Гебрейесус.

Ул якын көннәрдә һәм атналарда коронавирус йоккан кешеләр, үлемнәрнең һәм пандемия таралачак илләр саннарының артуына әзер булырга кирәк дип кисәтте

Хәзерге вакытта 109 илдә коронавирус белән авыруның 118 мең очрагы теркәлгән.

Гебрейесус сүзләренчә, 81 ил коронавирус белән авыручылар турында белдермәгән, тагын 57 илдә авыручылар саны 10нан кимрәк.

10 мартта Италия дөньяда беренче булып халыкның ил эчендә йөрүләренә чикләү кертте.

Русиядә 28 кеше авырый дип белдерелә. Коронавирус сәбәпле Русия 13 марттан Франция, Испания, Германия һәм Италиягә очышларны чикли.

  • Яңа коронавирус инфекциясе 2019 елның декабрендә Кытайның Үһән шәһәрендә тарала башлады. Вирус кешегә йога һәм пневмониягә китерә ала.
  • Пандемия дип киң таралу алган гадәттән тыш көчле эпидемияне атыйлар. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы терминологиясенә күрә, пандемия яңа чир дөнья күләмендә таралганда игълан ителә.
  • Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы элегрәк чыгарган фаразларына күрә, коронавирусның таралу рәвеше сакланса, ул җир шарындагы халыкның өчтән беренә йогарга мөмкин.

XS
SM
MD
LG