Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус сәбәпле АКШта гадәттән тыш хәл кертелде


Дональд Трам гадәттән тыш хәл игълан итә
Дональд Трам гадәттән тыш хәл игълан итә

13 март көнне АКШ президенты Дональд Трамп коронавирус таралуга юл куймас өчен илдә гадәттән тыш хәл тәртибен игълан итте. Ул моны Ак йортта журналистлар белән очрашуда белдерде.

Гадәттән тыш хәл АКШ президентына коронавируска каршы көрәш өчен дәүләт каза фондыннан 50 млрд долларга кадәр акча бирү мөмкинлеге бирә. Яңа режим, Трамп сүзләренчә, федераль һәм җирле хакимият оешмаларына эпидемия хәлендә гамәлләрне яхшырак координацияләргә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш медицина хезмәткәрләре коронавируска диагностик тестлар үткәрү өчен өстәмә 5,5 миллион комплект алачак. Президент сүзләренчә, аларның кирәк булачагы шикле.

Кайбер штатларда вирус таралуга каршы төрле чаралар күрелә. Аерым алганда, мәктәпләр карантинга ябыла, зур җыеннар һәм спорт чаралары үткәрү тыела.

Хәзерге вакытта АКШта Covid-19 вирусын йоктыручылар саны 1700гә җиткән, 40лап кеше үлгән.

АКШта 1988 елгы Стаффорд акты ил президентына гадәттән тыш вазгыять игълан итү вәкаләте бирә. Трамп әлеге вәкаләтне берничә тапкыр кулланды, аларның берсе Мексика белән чиктә дивар төзү өчен булды, әлеге вакыйга бик каты тәнкыйтьләнде.

  • COVID-19 дип аталган коронавирус инфекциясе 2019 елның декабрендә Кытайның Үһән шәһәрендә тарала башлады. Вирус кешегә йога һәм пневмониягә китерә ала.
  • 11 март кичендә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы​ коронавирус сәбәпле пандемия игълан итте. Пандемия дип киң таралган, гадәттән тыш көчле эпидемияне атыйлар. Коронавирус дөнья буйлап 114 илдә 134,5 мең кешедә табылды.
  • Русиядә 45 кеше авырый дип белдерелә. Коронавирус сәбәпле Русия Европа илләренә очышларны чикли.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә республиканың коронавирус таралуына каршы көрәш штабы Татарстанда махсус тәртип кертелүе хакында хәбәр итте. Коронавирус таралуны булдырмауга юнәлтелгән махсус санитар-эпидемиология тәртибе 15 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
  • Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы элегрәк чыгарган фаразларга күрә, коронавирусның таралу рәвеше сакланса, ул җир шарындагы халыкның өчтән беренә йогарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG