Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

10:56 31.3.2020

Русиядә үзизоляция шартларында интернет куллану арткан

Коронавирус таралган чорда, 23 марттан 30 мартка кадәр Русияләрнең чыбыклы интернет куллануы шушы елның башка эш көннәре белән чагыштырганда 10-30 процентка арткан. Бу турыда РБКга берничә интернет провайдер белдергән. Бу күпләрнең өйдә утырырга мәҗбүр булуы һәм мобиль интернеттан чыбыклы интернетка күчүе белән аңлатыла. Кайбер провайдерлар телефон шалтыратуларының да 15 процентка артуын белдерә. Интернетны иң күп куллану 12:00дән 16:00 сәгатькә кадәр һәм кичен 19:00дән соң була. Социаль челтәрләр һәм мессенджерлар куллану кайбер провайдерларда дүрт тапкыр диярлек арткан.

12:14 31.3.2020

Рәсмиләр Татарстанда 5, Башкортстанда 2 яңа очрак теркәлүен белдерә

Узган бер тәүлек эчендә Русиядә, рәсми саннарга караганда, тагын 500 коронавирус очрагы теркәлгән. Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, Татарстанда тагын биш, Башкортстанда тагын ике яңа очрак теркәлгән. Мәскәүдә — 387, Петербурда — 48, Дагыстан белән Свердлау өлкәсендә — тугызар яңа очрак. Шулай итеп, Татарстанда рәсми теркәлгән барлык инфекциялеләр саны 19-га, Башкортстанда җидегә, Русиядә 2336га җитте.

12:31 31.3.2020

Башкортстанда эшмәкәр Илсур Нәбиуллин халыкка медицина битлекләрен бушлай тараткан. Күп мәртәбә кулланырга яраклы 1500 битлекне ул Баймак районының Темәс һәм Бетерә авыллары кешеләренә өләшкән. Бу турыда Нәбиуллин үзенең Instagram битендә язды һәм башкаларны да халыкка шундый ярдәм күрсәтергә чакырды.

“Арабызда ялгыз картлар, мохтаҗ гаиләләр бар, кайберләре сәламәтлеге аркасында гади генә булса да саклану чаралары алырга да бара алмый. Әйдәгез, шушы авыр вакытларда беркемне дә бәладә калдырмыйк” ди эшмәкәр.

13:15 31.3.2020

Русия думасы карантинны бозу һәм коронавирус турында ялган мәгълүмат тараткан өчен җәза төрләре каралган канун өлгесен берьюлы өч укылышта кабул итте. Карантинны бозучыларга иң зур җәза – җиде елга ирегеннән мәхрүм итү. Мондый җәза карантин бозу аркасында кешеләр үлгән очракта бирелә. Үлемнәр булмаса, физик затка 700 000 сумга кадәр штраф, яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин.

14:30 31.3.2020

Татарстан хөкүмәте карары белән коронавирус пандемиясе вакытында загсларда никахларны теркәү туктатыла. Бары туу һәм үлемнәрне теркәү генә башкарылачак. Никахлар аерым бер шартлар килеп туган очракта гына, гаилә турында кануннарга нигезләнеп теркәләчәк.

15:02 31.3.2020

Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша. Күп кенә шәһәрләрдә моның өчен аяк астына тамгалар ясыйлар. Шул турыда фотогалерея тәкъдим итәбез.

Дөньяда физик ара калдырырга өйрәнәләр

Грузия башкаласы Тбилисида аяк астында ясалган чәчәк рәсемнәре чиркәүгә килүчеләргә бер-береннән ара калдырып басарга ярдәм итә.
1/15 Грузия башкаласы Тбилисида аяк астында ясалган чәчәк рәсемнәре чиркәүгә килүчеләргә бер-береннән ара калдырып басарга ярдәм итә.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
Иранның Лурестан виләятендә авыл хатыннары очрашуы
2/15 Иранның Лурестан виләятендә авыл хатыннары очрашуы
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
Пакстан башкаласы Исламабадта азык-төлек сатып алырга килүчеләр.
3/15 Пакстан башкаласы Исламабадта азык-төлек сатып алырга килүчеләр.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
Пакстанның Карачи шәһәрендә хәйрия оешмасыннан азык-төлек алырга килүчелә. Кешеләр бер-беренә якынаймасын өчен җиргә шундый сызыклар сызылган.
4/15 Пакстанның Карачи шәһәрендә хәйрия оешмасыннан азык-төлек алырга килүчелә. Кешеләр бер-беренә якынаймасын өчен җиргә шундый сызыклар сызылган.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
Һиндстанның Джаландхар шәһәрендә яшелчә алырга чират торучылар.
5/15 Һиндстанның Джаландхар шәһәрендә яшелчә алырга чират торучылар.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
Таиланд башкаласы Баңкоктагы сәүдә үзәгендә кешеләр үзең белән алып китү өчен әзерләнүче ризыкны көтә.
6/15 Таиланд башкаласы Баңкоктагы сәүдә үзәгендә кешеләр үзең белән алып китү өчен әзерләнүче ризыкны көтә.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
АКШның Техас штатындагы Остин шәһәрендә азык-төлек кибетендә чират торучылар өчен идәнгә ясалган тамгалар.
7/15 АКШның Техас штатындагы Остин шәһәрендә азык-төлек кибетендә чират торучылар өчен идәнгә ясалган тамгалар.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
Нью-Йоркның Trader Joe's супермаркеты янындагы озые чират.
8/15 Нью-Йоркның Trader Joe's супермаркеты янындагы озые чират.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
АКШның Массачусетс штатындагы Сомервилле шәһәрендә азык-төлек кибетенә килгән кеше. Бу кибеттә алдан заказ кабул итәләр, мөштәриләрдән кулларын юуны таләп итәләр һәм әйберләргә кагылмый гына сатып алу мөмкинклеге тудыралар.
9/15 АКШның Массачусетс штатындагы Сомервилле шәһәрендә азык-төлек кибетенә килгән кеше. Бу кибеттә алдан заказ кабул итәләр, мөштәриләрдән кулларын юуны таләп итәләр һәм әйберләргә кагылмый гына сатып алу мөмкинклеге тудыралар.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
АКШның Һьюстон шәһәрендә физик ара калдыруның мөһимлеген искәртүче тамга.
10/15 АКШның Һьюстон шәһәрендә физик ара калдыруның мөһимлеген искәртүче тамга.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
Британия башкаласы Лондонда хәйрия ашлары таратучы шәфкать туташлары эш көне башланыр алдыннан.
11/15 Британия башкаласы Лондонда хәйрия ашлары таратучы шәфкать туташлары эш көне башланыр алдыннан.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
Лондондагы бистрода чират (20 март 2020)
12/15 Лондондагы бистрода чират (20 март 2020)
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
Лондондагы Tesco азык-төлек кибетендә идәнгә ясалган тамга.
13/15 Лондондагы Tesco азык-төлек кибетендә идәнгә ясалган тамга.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
Романия башкаласы Бухарестта супермаркетка керергә чират торучылар. Романиядә 25 мартта гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде.
14/15 Романия башкаласы Бухарестта супермаркетка керергә чират торучылар. Романиядә 25 мартта гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
Испаниянең Барселона шәһәрендә кибеткә чират торучылар ара калдырып баскан.
15/15 Испаниянең Барселона шәһәрендә кибеткә чират торучылар ара калдырып баскан.
Төрле илләрдә кешеләр коронавирус таралуга юл куймау өчен бер-береннән читтәрәк торырга тырыша.
Previous slide
Next slide

15:07 31.3.2020

Онлайн тамашалар дәвам итә

Русиядә һәм дөньяның күп илләрендә коронавирус таралу куркынычы сәбәпле татарлар да өйдә утырырга мәҗбүр булганда, Татарстан мәдәният оешмалары аларга онлайн концертлар һәм спектакльләр тәкъдим итә.

Бүген Әтнә татар театрының "Безнең шәһәрнең серләре" спектаклен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Электрон почта әрҗәсенә килгән сылтама аша кереп спектакльне карарга була. Билет бәясе — 70 сум. Түләү сайтта теркәлү узганда башкарыла.

Татар дәүләт филармониясе Татарстан халык уен кораллары оркестры концертын тәкъдим итте.

Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театры “Кышкы әкият” спектаклен тәкъдим итә. Спектакль Казан вакыты белән 16:00дә башлана.

15:21 31.3.2020

Коронавирус сәбәпле 31 мартта Акъяр шәһәренә кереш юлларында машиналарны тикшергән биш блокпост урнаштырылды. “Мәскәү, Петербур Русия төбәкләреннән Кырымга карантинны бозганнар килә”, ди аннексия чорында Мәскәүдән куелган шәһәр башлыгы Михаил Развожаев. Бүгеннән башлап шәһәргә керү тулысынча контрольдә булачак. Кырым-Акъяр чигендә урнаштырылган биш блокпостта шәһәргә керүчеләрнең температураларын үлчи башлаганнар. Акъярга керүчеләр анкета тутырып кайда яшәячәген хәбәр итәргә тиеш.

дәвам

XS
SM
MD
LG